Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ пенсия яшендәге укытучыларны филиалларга җибәрмәкче


Казан федерал университетының төп бинасы
Казан федерал университетының төп бинасы

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров уку йортында эшләрен дәвам итәргә теләгән өлкән галимнәр филиалларда белем бирергә тиеш дип белдерде. Галимнәр университет җитәкчелегенең бу гамәлен белем бирү дәрәҗәсен төшерәчәк адым, өлкәннәрдән котылу юлы буларак бәяли.

Университет җитәкчелеге пенсия яшенә җиткән галимнәрне филиалларга укытырга җибәрергә җыена. Ректор Илшат Гафуров сүзләренчә, бу адым "университетта эшләрен дәвам итәргә теләгән өлкән укытучыларга ярдәм булачак һәм алар белемнәрен студентлар белән уртаклаша алачак". Филиаллар урнашкан шәһәрләрдә (Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән) өлкәннәргә яхшы яшәү шартлары тудырылачагы да белдерелде. "Беркем дә тулай торакта яшәмәячәк", диде Гафуров.

Университетның матбугат хезмәте Азатлык радиосына югары уку йорты һәм филиаллар арасында укытучылар алмашу турында нигезнамәнең (положение) бер өлешен җибәрде. Ул пенсия яшендәге галимнәргә кагыла.


Нигезнамәнең җиденче бүлегендә “пенсия яшенә җиткән, әмма белем бирүен дәвам итәргә теләгән КФУ укытучысы университет эчендәге белгечләр алмашуда (ротациядә) катнаша ала” диелгән. Галим моның өчен гариза язарга тиеш була. Аның теләге хупланса, ул филиалда моңа кадәр эшләгән дәрәҗәгә, йә булмаса югарырак дәрәҗәгә куела ала. Документта фатир белән тәэмин ителәчәге дә әйтелә.

Әлеге хәбәр яңа гына пенсия яшенә җитеп тә укытуларын дәвам иткәнәрне генә түгел, 70-нең теге ягындагы өлкән галимнәрне дә аптырашта калдырган.

Азат Әхмәдуллин
Азат Әхмәдуллин
Филология һәм сәнгать институтының татар бүлеге профессоры Азат Әхмәдуллин бүген чирек ставкага укыта. Бу хәбәр аны каршылыклы фикерләргә этәргән.

"Мин каршылыклы фикер эчендә яшим. Беренчедән, яшьләргә урын бирү кирәк, чөнки алар югары буын кебек пенсия дә, югары хезмәт хаклары да алмый, күбесенең фатирлары да юк. Аларга ярдәм итү өчен өлкән буынның яшьләргә үз урыннарын бирүләрен хуплыйм мин. Икенче яктан караганда, инде тәҗрибә туплаган, күп китаплар чыгарган галимнәрне читләштерү дә күңелне борчый", ди Әхмәдуллин.

Үзе ул, әгәр яшьләргә сәгатьләр кирәк дип әйтсәләр, иртәгә үк эштән китәчәген белдерә. Сәламәтлеге сәбәпле филиалларга йөри алмаячагын да әйтә.

Әхмәдуллин сүзләренчә, элекке елларда, эштән җибәрү түгел, ә олыгайган галимнәрне ярты ставкага калдыру да бөтенләй булмаган. Укыта алганнар тулы ставкага белем бирүләрен дәвам иткән, сәламәтлекләре какшаганнар киткән. "Ул вакытларда хәзерге кебек түгел, пенсия акчасы яшәрлек әйбәт иде", ди Әхмәдуллин.

Фәһимә Хисамова
Фәһимә Хисамова
Шул ук татар бүлеге галимәсе, профессор Фәһимә Хисамова машина белән килеп алып, дәресләр тәмамлангач өенә кадәр китереп куйсалар, филиалларга барып эшләргә каршы түгел. 75% ставкага эшләүче галимә, университет җитәкчесе авызыннан чыккан сүзләрнең артында әйтелеп бетмәгән фикерләр дә ятарга мөмкин, ди.

"Безне күтәреп алмасларына күнеп киләбез инде. Олы кешенең чит шәһәрләргә барып йөрергә тиеш дигәне бер дә аңлашылмый", ди Хисамова.

Аның сүзләренчә, бәлки, җитәкчелек олылардан котылу өчен, эштән китегез, дип турыдан-туры әйткәнче, шулай җиңел юлны кулланырга телидер.

Хисамова да элекке елларда абруйлы гыйлем ияләрен уку йортында ярты ставкага калдыру гадәте булмаганны әйтә. 1951-91 елларда Казан университетында белем биргән тел галиме Хатыйп ага Госман олыгайгач университетта консультант итеп калдырылган булган.

Университет җитәкчелеге соңгы вакытта, студентлар укытасыгыз килә икән, түләүле укуга күбрәк алыгыз, дип шарт куя башлаган. Бу хакта татар бүлеге профессоры Хатыйп Миңнегулов белдерде. Аның сүзләренчә, Русия мәгариф министрлыгы бер галимгә туры килергә тиеш студентлар санын да арттырган.

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов
"Университетта хәзер ипләп кенә олыракларны кыскартып баралар. Элекке елларда бер укытучыга уртача сигез студент туры килә иде. Хәзер бу санны артырганнар, ул да өлкәннәргә карата уңай булмады. Укытучыларны ипләп кенә кыскарту ягында алар", ди Миңнегулов.

Галимнәр арасында гомер буе гыйлем туплап университетның алтын фондын тәшкил иткән, зирәк акылында булып яхшы белем бирүчеләрдән котылырга теләүне бернинди әхлак кысаларына да сыймый дип бәяләүчеләр дә бар.

Академик, университетның тарих институты галиме Индус Таһиров фикеренчә, җитәкчелекнең өлкәннәргә мөнәсәбәте бик начар.

"Аларның күбесен ярты ставкага күчереп бетерделәр. Ярты ставка ул 13 мең дигән сүз. Әгәр укытучының башка кереме булмаса, аңа бүген яшәү мөмкин түгел. Галимнәрне филиаларга йөртү, гомумән, дөрес әйбер түгел. Ярты ставканы каплау өчен филиалларга чыгып йөри башласа, галимнең яшәргә акчасы җитмәячәк. Мин моны өлкән укытучыларга карата илкүләм бара торган хата дип саныйм. Күрәсең, хәзер фән, тирән белем кирәкми. Тирән белем кирәкмәгәч, ул тирән белемне бирүче укытучылар да шул кадәр генә кирәк булып чыга", ди Таһиров.

Индус Таһиров
Индус Таһиров
Галимгә май аенда 77 яшь тула. Хәзер ул ярты ставкада. 2012 елның сентябренә кадәр ул университетның тарих институтында кафедра мөдире булып эшли. Мөдирлектән киткәч, башкаларныкы кебек булсын дип, ярты ставкага калдыруларын сорап үзе гариза язган. Таһиров сүзләренчә, хәзер университетта 70-нең теге ягында булган галимнәр әллә ни күп түгел. "Тарих институтында дүрт-бишләп кенә без", ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзер доцентлар 70 яше тулгач эштән җибәрелә. Ә профессорлар күпмедер вакыт ярты ставкага эшләрен дәвам итәргә мөмкин. Элекке елларда исә өлкән галимнәргә мондый тискәре караш булмаган.

"Кешенең гыйльми дәрәҗәсенә, аның акылына, аның мөмкинлегенә таянып эш итү бар иде. Галимне бәяләгәндә белеменнән, студентларга белемен җиткерү мөмкинлегеннән, сөйли, фәнни мәкаләләр яза алуыннан чыгып эш итә иделәр. Хәзер, күрәсең, моның берсе дә әллә ни зур әһәмияткә ия түгел", ди Таһиров.

Галим, филиаллардагы укытучыларны кая куярга җыеналар икән соң, дигән сорау да куя. "Анда үз укытучылары да бар, сәгатьләр бүленгән, кая куймакчылар икән соң аларны?" ди Таһиров.

Бүген Казан федераль университетында барлыгы 6900-ләп укытучы эшли.
55-59 яшь – 692 кеше.
60-69 яшь – 749 кеше.
70тән өлкәннәр – 304 кеше.
XS
SM
MD
LG