Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Муса Җәлилне искә алу кичәсе узды


Лондонда үткән кичәдән бер күренеш
Лондонда үткән кичәдән бер күренеш

Лондондагы UK Tatar Association татарларны милли ризыклар белән оештырылган Муса Җәлилне искә алу кичәсенә җыйган.

Самар татар яшьләре алдында бик күп мөмкинлекләр ачылды. Шуларның берсе – чит илдә белем алу мөмкинлеге. Самар шәһәрендә 11-нче гимназияне "бишле" билгеләренә генә, Самар дәүләт университетын Кызыл диплом белән тәмамлаган милләттәшебез Мәликә туташ Горланова хәзер Лондонда белем ала.

Читләргә киткәч татарлык хисе көчәя икән, Мәликә милләттәшләре янына сыена. Үзенең татарлыгын ерак утрауда урнашкан Британия башкаласы Лондонда да күрсәтергә җай тапкан. UK Tatar Associationның Муса Җәлилне искә алу кичәсен уздыруда катнашкан. Шуның турыда Азатлык радиосына Мәликә туташ хәбәр итте һәм фото да җибәрде.

"Милли ризыклы өстәл тирәсендә эчтәлекле, матур аралашу милләттәшләребезнең белем офыгын киңәйтте, сагыну хисләребезне бастырды, күңелләребезне күтәрде", дип язган Мәликә туташ.
XS
SM
MD
LG