Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан сайлау комитеты: Серж Саргсян президент сайлауда җиңде


Серж Саргсян
Серж Саргсян
Әрмәнстан үзәк сайлау комитеты президент сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. Комитет белдерүенчә, хәзерге президент Серж Саргсянга сайлаучыларның 58,6% тавыш биргән.

Оппозициядәге “Наследие” фиркасе рәисе Раффи Ованнисян 36,6% тавыш җыйган. Ованнисян үзен, Әрманстанның сайланган президенты дип белдереп, сайлау нәтиҗәләре белән килешмәвен әйтте.

Үзәк сайлау комитеты бинасы каршында активистлар һәм студентлар сайлау нәтиҗәләренә протест белдерә. Бүген шулай ук протест чарасының Ереван дәүләт университеты каршында да үтүе хәбәр ителде.

Сайлау 18 вевральдә үткән иде.
XS
SM
MD
LG