Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мубай яңа концертына әзерләнә


Мубай яңа концертына әзерләнә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:59 0:00

Мубай яңа концертына әзерләнә

Мубай буларак билгеле Илдар Мөбарәкшин чираттагы концертына әзерләнә. Быелгы тамаша 9 мартта Казанның China-Town кафесында узачак. Билет бәясе 250-400 сум.

Төркем 2008 елда оеша. Шул ук елны беренче концертны да уйныйлар. Мубай даими рәвештә Татарстаннан читтә үтүче фестивальләрдә чыгыш ясап килә. Финляндиядә, Латвиядә, Мәскәүдә чыгыш ясаганы бар.

Бүген аның белән күп инструментларда да оста уйнаучы Александр Батраков һәм бас-гитарачы Линар Ризатдинов уйный. Әмма Мөбарәкшин төркемдә яңа кеше булачак дип вәгъдә итә.

“Быелгы концертка яңа бер музыкант җәлеп итәргә телибез. Ул, мөгаен, гитарачы булыр. Башка еллардан тагын бер аерма: без быел Болак театры бинасыннан китеп, China-Town сәхнәсенә күчәбез. Һәр елдагыча яңа җырлар әзерлибез, яңалыклар кертергә тырышабыз”, ди Мөбарәкшин.

Урын алмашу сәбәпләренә килгәндә, андый җитди сәбәп юк икән. China-Town хуҗалары үзләрендә чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, Мубай моңа риза булган.

Быелгы планнарга килгәндә, төркем, гадәттәгечә, җәй көне фестивальләрдә катнашырга ниятли. Мөбарәкшин әйтүенчә, төрле шәһәрләргә чакыру бар. Казан концертыннан соң Мубай Мәскәүдә чыгыш ясарга әзерләнәчәк.
XS
SM
MD
LG