Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски татарлары газетасы җиңүгә иреште


 "Татар дөньясы" газетасы
"Татар дөньясы" газетасы

Омскида 2003 елның декабреннән бирле нәшер ителүче "Татар дөньясы" газетасы "Татар рухы һәм каләм" бәйгесендә катнашып уңышка иреште.

Әлеге бәйге Русия күләмендә оештырыла. Быел ул беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелде.

"Татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырыла торган бу бәйге өченче мәртәбә оештырылды. Беренче бәйге 2008 елда оештырылган иде, икенчесе 2009да уздырылды, аннан соң ике ел булмый торды, һәм менә 2012 елда кабат торгызылды. 84 эш кабул ителде, катнашучылар арасында Екатеринбур, Самар, Пермь, Удмуртия, Төмән, Татарстанның авыл-районнарыннан журналистлар, республика матбугат чараларыннан бар иде, шулар арасында Омскиның "Татар дөньясы" җиңүчеләр сафында булды", диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Бүләкләү тантанасында
Бүләкләү тантанасында
Бәйгедә тәкъдим ителгән эшләр "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина рәислегендәге жюри тарафыннан тикшерелде. Жюри әгъзалары татар дөньясында шактый танылган мөхәррирләр, язучылар – Марсель Галиев, Миңназыйм Сәфәров, Гөлнара Сабирова, Айдар Гыймадиев, Илфат Фәйзрахманов.

Шушы мәртәбәле жюри тарафыннан "Татар рухы һәм каләм" III Бөтенрусия конкурсына тәкъдим ителгән 84 эшнең 27се җиңүче буларак билгеләнде. Омскиның "Татар дөньясы" газетасы "Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту" номинациясендә җиңү яулады.

"Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә Гөлназ Шәйхи "Татар дөньясы" үзенчәлекләренә тукталып үтте, аның дәүләт ярдәменнән башка, иганәче тарафыннан чыгарылуы турында ассызыклап әйтте:

"Төбәкләрдә газеталар юк дип әйтә алмыйбыз, бар, аларның күбесе хөкүмәт тарафыннан финанслана, ә Омски газетасы алардан аерма буларак бер кеше – иганәче исәбенә чыга. Тамир Алимбаевич аны чыгару, халыкка җиткерү өчен күп көч куя. Газета нәшер итү дә бик авыр, җаваплы эш. Омскида ул аерым кешеләр, редактор Гөлсинә Әхмерова кебекләрнең тырышлыгы белән чыга. "Татар дөньясы" газетасында дөнья күргән материаллар кызыклы, эчтәлекле, аналитик материаллар да бар. Авыллар белән дә танышабыз андагы материаллар аша, төрле чаралар да яктыртыла, гомумән, бөтен татар дөньясын үз эченә алган газета ул. Жюри әгъзалары, 7 кеше бәяләде бу эшне, бертавыштан, җиңүче дип игълан иттеләр.

Конкурс дәвамлы булыр дип уйлыйбыз, киләсе елга да оештырачакбыз. Шуңа күрә катнашырга, җиңүчеләр булырга омтылырга кирәк. Журналистларны, матбугат чараларын чакырып калабыз".

Әңгәмәдә Гөлназ Шәйхи, "конкурсны оештыруда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә – Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе, Чувашиянең “Тормыш” агрофирмасы генераль директоры Рәшит Сәнҗәповка, әлеге иҗтимагый оешма рәисе урынбасары, Самара өлкәсенең Гали авылыннан Расих Латыйповка, Самар өлкәсенең "Дуслык" иҗтимагый-мәдәни оешмасы җитәкчесе, танылган эшмәкәр Фәхретдин Канюкаевка рәхмәтлебез, Омскидан Тамир Алимбаевка чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Шундый милләт җанлы эшмәкәрләребез бар, алар киләчәктә дә милли эшләрдә актив катнашырлар, без моңа чын күңелдән ышанабыз, өметләнәбез. Калганы үзебездән тора. Эшләргә дә, эшләргә кирәк", диде Гөлназ Шәйхи.

Төбәкләрдәге журналистлар мондый бәйгеләрне ничек кабул итәләр, нәрсә бирә аларга җиңү, сез ничек уйлыйсыз, дигән сорауга, "Русия төбәкләрендә күп йөрим, үз күзем белән күрәм – Казан, Татарстан ягыннан игътибар булса, аларга стимул була, эшләргә рәхәтлек бирә, алга омтылырга, милләткә хезмәт итәргә рухи көч бирә. Шуңа күрә бу "Татар рухы һәм каләм" дигән бәйге бездә киләсе елларда да булыр, башка төбәкләрдәге җурналистлар, матбугат чаралары да катнашыр дип өметләнәбез", дип җавап бирде Гөлназ Шәйхи.

Җиңүчеләрне "Айгөл" ансамбле котлый
Җиңүчеләрне "Айгөл" ансамбле котлый
"Балалар өчен иң яхшы журналистик материал" номинациясендә җиңүгә ирешкән журналист, Яшел Үзән шәһәренең "Яшел Үзән" газетасы бүлек мөхәррире Алифел Таразова: "БТК-ның мондый конкурс үткәрүе зур әһәмияткә ия, бик тә яхшы гамәл, ул дәвамлы булсын иде. Төрле төбәкләрдә иҗат итүче татар журналистларын бергә җыеп алдылар, һәм хезмәтебезгә югары бәя бирелде. Күп төбәкләрдән, Омски, Екатеринбур, Украинадан килгән коллегалар белән таныштык, анда да матур итеп иҗат итәләр икән, аңа сөендек. Исемнәре бөтен татар дөньясына танылган журналистлар белән таныштык, алар белән якыннан аралаштык, аларның хезмәтенә югары бәя бирелүенә сөендек. Киләсе елларда да үткәрелсен мондый бәйгеләр, тагы да күберәк журналистлар катнашсын, халкыбызга тырышып, игелекле хезмәт итик", дигән фикерләр белдерде.

БТК башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев ярдәмчел эшмәкәрләргә - Рәшит Сәнҗәповка, Рәсих Латыйповка, Фәхретдин Канюкаевка ассоциациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.

"Татар рухы һәм каләм" III Бөтенрусия конкурсының йомгаклау кичәсе "Казан" милли-мәдәни үзәгендә халыкара Туган тел көненә туры китереп үткәрелде. Бүләкләнүчеләр өчен Равил Харисов, Фердинанд Фәтхи, Гөлшат Имамиева һәм башка танылган җырчылар халык җырларын башкардылар, татарларның рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры "Айгөл" балалар ансамбле башкаруында яңгырады.

"Татар рухы һәм каләм" конкурсы җиңүчеләре арасында "Азатлык" радиосы хәбәрчесе Райнур Шакир да бар иде. Аның хезмәте дә шул ук – "Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту" номинациясендә бәяләнде.
XS
SM
MD
LG