Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүрия оппозициясенә ярдәм итәчәк


"Сүрия дуслары төркеме"нең очрашуы
"Сүрия дуслары төркеме"нең очрашуы
Бүген Римда үткән “Сүрия дуслары төркеме” дип аталган очрашуда Кушма Штатлар беренче тапкыр Сүрия оппозициясенә хәрби булмаган ярдәм белән булышачагын белдерде. Дәүләт секретаре Джон Керри, беренче чиратта, медицина кирәк-яраклары һәм азык-төлек белән ярдәм итәчәкләрен әйтте.

Ике елдан артык кораллы низаг барган илгә АКШ һуманитар ярдәм җибәрүне дә арттырачак. Кушма Штатлар ярдәме дистәләрчә миллион доллар белән исәпләнә.

Римга гарәп дөньясыннан һәм Европадан оппозиция тарафдарлары җыелды.
XS
SM
MD
LG