Русиядә алдашуда гаепләнгән һәм кулга алу карары чыккан “Банк Москвы”ның элекке җитәкчесе Андрей Бородин Британиядә сәяси сыену алды.
“Ведомости” газетына Бородин, үзен һәм банканың башка хезмәткәрләрен Русия хакимиятләре сәяси эзәрлекли, дип белдерде. Моны Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев оештыра, дип тә әйтте.
Бородинга һәм аның урынбасары булып эшләгән Дмитрий Акулинга 2010 ел ахырында җинаять эше ачылды. Алар Мәскәү шәһәре бюджетындагы зур сумнарда хәрәмләшүдә гаепләнде.
Ике бизнесмен да халыкара эзләүдә.