Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда әбру сәнгате танытылды


Казанда әбру сәнгате танытылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00

Казанда әбру сәнгате танытылды

28 февральдә Казанның “Халыклар дуслыгы” йортында төрекләрнең әбру сәнгате буенча мастер-класс үтте.

Әбру сәнгате – Госманлы төрекләрендә XVI гасырда барлыкка килгән сәнгать төре. Икенче төрле әйткәндә бу сәнгать – су өстендә майлы буяу белән рәсем ясап, шуны кәгазъгә күчерүдән гыйбәрәт.

Чараны оештыручы Төркия өйрәнү үзәге мөдире Ихсан Демирбаш сүзләренә караганда, бу сәнгать төре бер яктан бик мәшакәтьле, икенче яктан бик чыгымлы да.

“Әбру рәсеме ясау өчен файдаланылган суга махсус Норвегиядән алып кайтылган диңгез тозы салына. Бу эш – буяуның су өстендә калуы өчен башкарыла. Әлеге тоз бик кыйбатлы. Аннан соң буяу су өстендә таралып китмәсен өчен сыер үтеннән эшләнгән бер маддә дә буяуга кушыла. Әбру сәнгатьчесе төп рәсемне ясар алдыннан һичшиксез 1-2 сәгать шөгыльләнергә тиеш”, дип белдерде ул.

Казанда әле күптән түгел генә ачылган Төркияне өйрәнү үзәге әбру сәнгате белән башлаткан Төркияне таныту чараларын алга таба башка сәнгать төрләре белән дәвам итәргә планлаштыра.
XS
SM
MD
LG