АКШ галимнәре беренче тапкыр ВИЧ белән туган балада вирусны бетереп булуы турында хәбәр итте.
Миссиссиппи штатында җыелган СПИДка багышланган конференциядә бу баланың хәзер ике яшьтән олырак булуы һәм инде бер ел чамасы ВИЧка каршы дарулар эчмәвен белдерде. Гадәттә олылар дару алуны туктатса вирусның кире кайту ихтималы зур. Бу бала очрагында ВИЧ кире кайтмаган.
Галимнәр бер баланың сынауны уңышлы үтүе башкаларга да шундый ук нәтиҗә бирәчәген аңлатмый, диде. Шулай да ВИЧлы аналардан туган балаларга вируссыз яшәү өмете арта, ди галимнәр. Бу өлкәдә тикшеренүләр дәвам итәчәк.