Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Петербургская политика" Татарстан тотрыклылыгын янә "төшергән"


"Петербургская политика" фонды мәгълүматларына караганда, бер ай эчендә Татарстанда тотрыклылык дәрәҗәсе 0.1 баллга кимегән. Февральдә дә Татарстан "уртача тотрыклы" (6.0-6.9 балл) төбәкләр арасына кергән.

Рейтингның кимүенә, белгечләр фикеренчә, берничә вакыйга сәбәп булган. Алар арасында (1) Казанда Универсиада-2013 стадионы төзелешенә укытучыларны китерү, (2) Чаллыда 8 яшьлек Василиса Галицынаны үтерү, (3) Казанда канунсыз мигрантларга каршы урам җыены, (4) татар милли хәрәкәтенең Җиңү көнен билгеләмәскә чакыруы, (5) Чистай прокуроры урынбасары Рәфкать Моратшинның исерек хәлдә дүрт тапкыр машина казасына эләгүеннән соң эшеннән алынуы, (6) Казан транспортында йөрү хакларының артуы атала.

Моннан тыш тотрыклылыр дәрәҗәсенә "Татарстан Яңа гасыр" теле-радио ширкәтенә һәм "Татмедиага" дәүләт органнары эшен яктыртуга өстәмә 600 млн сум бүленүе, "Яңа гасыр" башлыгы Илшат Әминовның "Татарстанга карата барган тискәре мәгълүмат кампаниясенә каршы тору өчен уңай хәбәрләрне арттыру" турындагы чакыруы да йогынты ясый диелә.

Белгечләр шулай ук президент Рөстәм Миңнехановның Русия рәсмиләренә чит ил банкларында хисаплар тотуларын тыю турындагы канунга ризасызлык белдерүенә дә игътибар иткән.
XS
SM
MD
LG