Транспорт министрлыгы һәм Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте очкычларда йөрүче юлчылардан өстәмә салым җыю тәкъдимен хөкүмәткә тапшырды. Яңа салымнан кергән акча һава аланнарын төзекләндерүгә тотылачак. Салым мәҗбүри рәвештә халыктан билет бәясенә өстәп җыелачак.
Транспорт министрлыгы мондый салымның чит илләрдә булганын белдерде. Русиядә күпчелек һава аланнарының биналары хосусый ширкәтләрнеке, аэродром исә дәүләтнеке. Мәскәүнең "Домодедово" һава аланының бер өлеше хосусый. "Шереметьево" һәм "Внуково" һава аланнары тулысынча дәүләт карамагында.
2025 елга бу өч һава аланы 120 млн юлчыга хезмәт күрсәтергә әзерләнә. Хәзерге вакытта "Шереметьево" аша елына 26 млн, "Домодедово" 28 млн, "Внуково" аша 10 млн юлчы үтә.
Казан һава аланы 2012 елда 1.5 млн юлчыны кабул итеп озаткан, Уфа һава аланы аша 1.9 млн юлчы үткән.