Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамбов мөселманнарына мәчет төзергә рөхсәт ителде


Тамбовка Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Русиянең Җәмәгать пулаты әгъзасы Дамир Мөхетдинов җитәкчелегендәге вәкилчелекнең килеп җирле җәмәгатьчелек белән очрашулар уздыруы нәтиҗәсендә "шәһәр башлыгына Тамбовта мәчет төзелешенә үз рөхсәтен бирергә" дигән тәкъдим кабул ителде.

Очрашуларда катнашкан шәһәр идарәсе вәкиле шәһәр һәм өлкә хакимиятләренең мәчет төзү ниятен хуплаганнарын белдерде.
XS
SM
MD
LG