Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан укучылары Сталинны беләме?


Мәктәп укучылары Сталинны беләме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:59 0:00

Мәктәп укучылары Сталинны беләме?

Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиясе укучылары Сталинны үз халкына һәм гаиләсенә карата кырыс кеше булган дип саный. Укучылар өчен ул үткән заман кешесе, алар андый ил башлыгын теләми.

Сталин турында хәзер мәктәп дәреслекләрендә күп сөйләнми икән. Укучылар аның турында аз белә. Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге гимназиясендә сораштыру үткәрә башлауга малайлар-кызлар бер ара югалып калды. 5 мартта Сталин үлеменә 60 ел тулганын искә төшергәндә укытучы апалары ярдәмгә килде. Алга таба инде үзләре белән әңгәмә корырга тырыштык.

Без аралашкан 10-11 сыйныф укучылары Сталинны бер дә белми дип әйтү дөрес булмас. Тарих дәресләрендә өстән-өстән ул чорны үткәннәр, әби-бабайлары да аның "уңай һәм тискәре" якларын сөйләгән. Сталинның милләтләргә карата кылган явыз гамәлләре, язучыларны эзәрлекләве дисеңме, боларның барысын да алар татар әдәбияты дәресендә белгән. Укытучылары Рамилә Абдуллина да фикерләре белән уртаклашты.

"Сталин чорын кайтарырга кирәк, дигән сүзләр безнең җәмгыятебездә тәртипсезлекне күргән өлкән буын кешеләре авызыннан чыга. Таякның икенче ягы да бар бит әле. Сталин татар әдәбиятының күренекле шәхесләрен юкка чыгарган, аның аркасында миллионлаган кеше корбан булган. Кырым татарлары язмышы гына да ни тора", ди татар теле һәм әдәбияты укытучы Рамилә ханым. Сүзен йомгаклап ул, илдә тәртип булсын өчен Сталин булмаса да, каты куллы җитәкче кирәклекне әйтте.
XS
SM
MD
LG