Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөслимәләр тәрбия турында сөйләште


Әхләм Бәдәмхан
Әхләм Бәдәмхан

5 мартта Казанда мөслимәләрнең беренче халыкара дәрәҗәдәге очрашуы үтте. Түгәрәк өстәл утырышында җәмгыятьтәге актуаль проблемнар – яшьләрне тәрбияләү, ата-анага мөнәсәбәт, бала тәрбиясе, гаилә бәхете турында сөйләшү булды.

Халыклар дуслыгы йортында “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” исемендә узган әлеге очрашуда Татарстан мөслимәләре, зыялы ханымнардан кала, Русиядә Согуд Гарәбстаны илчесенең хәләл җефете, доктор Инширах Харара, Мәккә университеты профессоры Әхләм Бәдәмхан, Казандагы “Әл Хадара” гарәп үзәге җитәкчесе Мөхәммәд Әл Әммәри, Күвәйт, Төркия илләре вәкилләре катнашты.

Бу очрашу яшь буынга, балаларга дөрес тәрбия бирү, гаиләләр таркалу, ата-ана белән мөнәсәбәт проблемын чишү юлларын табу максатыннан Татарстан республикасы Мөслимәләр берлеге, Татарстан ислам мәдәнияте үзәге һәм ислам студентлары берлеге тырышлыгы белән оештырылган иде.

Бала тәрбияләүнең өч вакыт аралыгы бар

Чара Коръән уку белән башланып китте. Алга таба Инширах Харара ата-анага мөнәсәбәт, аларның хакы мәсьәләсен Коръән аятләреннән, хәдисләрдән мисаллар китереп аңлатты. Аларга һичнәрсәгә карамастан хөрмәттә, рәхмәттә булу, ризалыкларын алу ул – Аллаһ ризалыгына ирешү икәнен сөйләде.

Инширах Харара
Инширах Харара
Әхләм Бәдәмхан игътибарны тормыш иптәшен дөрес сайлау, балага хәерле исем кушу, дөрес тәрбиягә юнәлтте. Исламда мөнәсәбәтләрнең нәкъ эмоциональ ягына басым ясалуын билгеләде ул. “Мин күп кенә мәдәниятләрне өйрәндем. Әмма бары тик исламда гына кешегә кагылышлы кечкенә проблемнардан алып, җәмгыятьтәге зур проблемнарга кадәр игътибар ителә, чишү юллары карала. Ислам кеше туганчы ук аның турында кайгырта башлый. Бу тормыш иптәше сайлаудан, балага матур, мәгънәле исем кушудан башлана”, ди ул.

Әхләм Бәдәмхан бала тәрбияләүдә өч вакыт аралыгын билгеләп узды. Беренчесе - бала туганнан алып алты яшькә кадәр. Ике яшькә кадәр ул баланы имезү белән бәйле, ягъни исламда баланы нәкъ ике яшькә кадәр имезү карала. Әгәр дә бала шул вакытка кадәр ана сөте белән тукланмаса, нәтиҗәдә аңарда кимчелекләр булу мөмкинлеген аңлатты Әхләм Бәдәмхан.

Алты яшькә кадәр бала, гомумән, ана назына мохтаҗ. Тәрбия чоры алтыдан унике яшькә кадәр. “Нәкъ шул вакытта баланы намазга өйрәтү карала”, ди Әхләм Бәдәмхан. Ә инде унике яшьтән унсигезгә кадәр – өченче чор санала икән. “Бу вакытта баланы үз дустың, кыз яки ир туганың кебек күрү, аның белән киңәшләшү кирәк”, ди ул. Унсигез яшь тулгач, ул инде формалашкан, ирекле кеше, аны зур тормышка җибәрсәгез дә була”, ди Әхләм Бәдәмхан.

“Русиядә балалар дөрес тәрбияләнми”

Яшь буынның тәрбиясезлеге, ата-анага карата хөрмәт булмауның сәбәбе - илдә дөрес тәрбия бирелмәвеннән килүе хакында әйтелде. Татар балалары тәрбиясе белән шөгыльләнүче махсус оешма булмавына да басым ясалды.

Мөхәммәд Әл Әммәри республикадагы тәрбия хакында: “ Гарәп илләре белән чагыштырып шуны әйтә алам: "Татарстанда мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да бернинди тәрбия бирелми. Әлбәттә, гарәп илләрендә тәрбия мәсьәләсенә, баланы тормышка әзерләүгә игътибарны күбрәк юнәлтәләр. Монда ата-ана баланың күбрәк матди ягын кайгырта, кызганычка каршы баланы нәкъ гаиләгә әзерләү юк”, ди. Әлеге мәсьәләгә килгәндә, кыз баланы – ана , ир баланы – ата буларак тәрбияләнмәвенә басым ясалды.

Филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина Русиядәге тәрбия мәсьәләсендәге проблемнар, катлаулылык илдә даими рәвештә вазгыять үзгәреп тору, сугышлар, революцияләр белән бәйле булуын да билгеләп үтте. Әмма шуңа да карамастан хатын-кызларның бу сынауларны үтүен, бирешмәвен ассызыклады.

Чарада шулай ук гаиләләр таркалу, ятимнәр, картлар йортында торучылар мәсьәләсе, килен-кайнана мөнәсәбәтләре каралды. Чит ил вәкилләре Русиядәге вазгыятькә карамастан хатын-кызның аерылганнан соң бала карауны тулаем үз өстенә алуларына соклану һәм хөрмәт белдерде.
XS
SM
MD
LG