Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамашачы күңеленә җырлар илтүче Ижау сандугачы


"Шатлык" ансамбле. Уңнан беренче - Таңсылу Бәйрәмгулова
"Шатлык" ансамбле. Уңнан беренче - Таңсылу Бәйрәмгулова

Концертларда исеме яңгырауга тамашачы көчле алкышларга күмә бу җырчыны. Милләттәшләребез аны “Ижау сандугачы” дип юкка гына атамый. Сүзебез - Таңсылу Бәйрәмгулова турында.

Таңсылу – Башкортстан кызы, гомер буе “Удмуртнефть” оешмасында хисапчы булып эшли. Шул ук вакытта сәхнәдән дә аның чыгышларын халык көтеп ала. Ике ел элек Самарда нефть табу һәм эшкәртү оешмалары хезмәткәрләре арасында үткәрелгән бәйгедә катнашып, Таңсылу Бәйрәмгулова җиңүчеләр исемлегендә аталды.

Аңа кадәр дә җырчы Башкортстанда җыр бәйгесендә, Чаллыда “Чишмәләр”, Казанда шәһәрең меңъеллыгына багышланган “Барлау” композиторлар бәйгесендә катнашып, дипломант булды, лауреат исемен яулады.

Таңсылу Бәйрәмгулова ике дистә ел Удмуртия сәхнәләрендә тамашачыны моңлы тавышы белән куандыра, күңелләрен күтәрә, юата, җилкендерә.

Таңсылу Бәйрәмгулованы милләттәшләребез концертларны, кичәләрне, республикакүләм милли бәйрәмнәребезне бик матур һәм оста итеп алып баручы буларак та белә. 2010 елда Ижауда узган федераль Сабантуен да Таңсылу ханыма алып бару йөкләнде. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелүе – җырчының ике дистә ел дәвамында көнне төнгә ялгап эшләвенең нәтиҗәсе.

Шушы көннәрдә халкыбыз яраткан җырчы Таңсылу Бәйрәмгуловага Удмуртия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

“Бу исемне алу, уйлап карасаң, ул бөртекләп җыелган эш. Авыр хезмәт дип әйтергә була. Көне буе башка эштә - Удмуртнефть оешмасында. Ул эш тә бик җаваплы, күп игътибар таләп итә иде. Аеруча җаваплылыкны. Вакытында эштән дә кайтып китеп булмый иде. Ялларны да эшләргә туры килә иде. Эштән соң йөгереп барып репетицияләр ясап, аннан өйгә дә кайтасы бар, Гаиләне дә карыйсы бар. Иптәшем, ике кызым өйдә. Аларны читкә куеп булмый. Һәм инде җыр эзләү, эзләнү. Үзеңне үзең карап тоту, халык алдына сәхнәгә чыгасың бит, җыр, программалар әзерләү...

Әле бит җырчы буларак кына түгел, күп вакытта кичәләрне алып та барам. Шулай булгач, аны искә китерсәң, чынлап та ул елмаеп, карап кына, җырлап кына торган эш булмады. карасаң, бөртекләп башкарылган авыр зур эш булды”, ди ул.

Дөрестән дә, бүген җырчылар да күп, җырлар да байтак. Үзеңнең җырыңны табу, аны залда җыелган халыкның йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкару - бу җырчының иң зур бурычы.

“Җырлар туплау. Уйлап карасаң – ул бик авыр эш. Әйтер идем, мин моң белән туганмындыр инде. Мин бик яратам моңлы җырларны. Халык җырларын бик яратам. Шулай булгач, мин үзем җырларны яратканга, сәхнәне яратканга, сәхнәдә матурлык булырга тиеш дип уйлаганга мине яраткан тамашачым бар. Минем җырларны халкым яраткач, бу минем өчен зур бәя”, ди Таңсылу.

Таңсылу тамашачыларны җирле авторлар белән таныштыруны да үзенең максаты итеп куя. Матур җырлар язылган, алар тамашачыга җитәргә тиеш дигән фикергә килә җырчы.

Матур җырлар күп яңгырый. Матур композиторлар күп, аларның җырларын зур йолдызлар башкара. Профессиональ җырчы матур итеп башкаргач, беренче кем ишеттерә - шул моң колакта чыңлый. Шулай булгач уйга килдем һәр җырчының үзенең җыры булырга тиеш. Үзенең композиторы булырга тиеш. Һәм шуңа таныштым җирле композиторлар Рәиф Баһаветдинов, Әлфия Шигапова белән. Бик матур җырлар язалар җирле авторлар сүзләренә. Шулкадәр йөрәгемә ятышлы җырлар. Рәиф Баһаветдинов башкорт моңнарына ошатып яза. Әлфия Шигапова Казан Татарстан моңнарына ошатып яза. Сара Садыйковага ошатып яза. Җырлап карарга булдым. Алар бик уңышлы үтә башлады.

Ул җырлар белән республикада гына түгел Татарстанда чыгыш ясадым. Чаллыда “Чишмәләр” фестивале - диплом. Казанның 1000 еллыгына “Барлау” фестивале. Русиянең бөтен регионнарыннан килгәннәр иде. Әлфия Шигапова җыры лауреат исемен алды. Канатландым.

Шагыйрьләр белән эшләү тагын да тыгызрак булыр. Риза Шәфи җыры яңгырады күптән түгел кичәдә. Биктимер Гәрәев, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин сүзләренә җырлар әзерләнә. Тагын әле Фәридә Айдарова, Ринат Батталов сүзләренә җырлар башкарасым килә.

Удмуртия республикасының шушы шәхесләренең җырларын сәхнәдән ишеттереп, тамашачы күңеленә җиткерергә - шул минем максатым", ди Таңсылу.

Дөрестән дә җирле авторларыбыз җырларын каядыр барып, кемгәдер тәкъдим итә алмый.

“Әгәр дә инде үзебезнең республика, халык, тамашачы дип эшлим икән, мин шагыйрьләрне күтәрергә тиеш, аларның җырларын тамашачыга җиткерергә тиеш. Бу минем һәрвакыт максатым булып торды. Һәм мин аны һәрвакыт шулай эшләячәкмен”, ди Таңсылу.

Әле бит шагыйрь сүзләренә композитор көй язып кына җыр әзер дигән сүз түгел. Аңа музыкаль оранжировка таләп ителә.

“Әйе, бик зур таләпләр куя заман. Элекке кебек баян белән генә чыгып җырлап булмый. Әгәр шагыйрь яза икән сүзләрен, аңа композитор үзенең тойгысын биреп көй яза. Шушы ноталарны алып сәхнәгә чыгып җырлап булмый. Музыка бизәлеше кирәк. Музыкантларга биреп яздырабыз. Музыка яздыру кыйммәт. Җырларыбызга музыкаль оранжировка эшләгән баянчылар Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакиров һәм Сергей Тюпинга рәхмәтем зур”, ди Таңсылу.

Үзгәртеп кору елларында Ижауда дистәгә якын татар җыр һәм бию коллективлары барлыкка килде. Таңсылу Бәйрәмгулованы төрле коллективлар оештырган кичәләрдә, тамашаларда башкаручы буларак та, алып баручы вазифасында да күрергә мөмкин.

“Әйе, ансамбльләр күп. Төрле ансамбльләр белән эшләгәнемне күрәләр. Бу инде төрле ансамбльләргә йөгереп йөри дигән сүз түгел. Ул күбрәк ансамбльләр чакыруы буенча һәм ярдәм йөзеннән дә.

Берничә ел “Шатлык” ансамбле белән эшлим. Иң беренче концерт программасын алып баруны мина йөкләделәр. Программаны төзү, алып бару җиңел түгел. Бик карап эшләргә кирәк," ди Таңсылу.

Таңсылу һәрчак елмаеп, зәвык белән тегелгән сәхнә киемнәреннән тамашачы каршына чыга. Бу - җырчыда кечкенәдән тәрбияләнгән. Иң беренче, залга җыелган тамашачыны хөрмәт итү тора. “Дөрестән дә, алар бит кичәләргә ял итәргә, матурлык алып китәргә килә”, дигән фикердә җырчы.

“Күлмәкләргә килгәндә матди ярдәм күрсәтүче юк, үзенең кесәсенә карап эшлисең. Һәр җырчының үзеннән тора”, ди ул.

Сәхнә киемнәрен тегүдә, җырчының үзенә генә хас образ тудыруда кызы Елена ярдәм итә. Ул университетның дизайн бүлеген тәмамлаган, кул эшләре белән шөгыльләнә. Кабатланмас муенсалар, беләзек-йөзекләрне мәрҗән, сәйлән белән бизәп, үзе бәйли.

Әйтеп үтәргә кирәк, Таңсылу ханымның гаиләсендә барысы да иҗат белән шөгыльләнә. Елена моннан тыш туган көннәргә, юбилейларга үзенчәлекле открыткалар, фотоальбомнар эшли.

Хуҗабикә бу яктан да үрнәк. Ул инде күптән челтәрләп бик матур якалар бәйли икән.

Җырчыны өендә һәрвакыт гаиләсе көтә. Тормыш иптәше, ике кызы, инде өч оныгы да дәү әниләрен куандырып, уңышлары белән уртаклашырга омтыла. Гаиләнең яңа әгъзасы - икенче кызы Еленаның тормыш иптәше гаилә ядкарьләре белән бик кызыксынып таныша.

“Гаиләдә үзгәрешләр. Оныкларым беренче сыйныфка йөри. Кайтып, ләззәтләнеп сөйлиләр укулары турында. Нәни кызыбызга ике яшь. Кызлар патшасы бездә. Икенче кызым кияүдә. Әле бәбиләре юк. Әби-бабай булып яшәп ятабыз.

Таңсылу ханым яңа иҗат планнары белән йөри. Тиздән аның иҗат кичәсе булачак. Ул тимерьюлчылар мәдәният йортында апрельгә билгеләнгән. Сәхнә дуслары, иҗатташлары белән матур бер кичә уздырырга планлаштыра ул.
XS
SM
MD
LG