Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгыш татарлары – Сталин золымы корбаннары


Сулдан уңга, алда: Ибраһим Дәүләткилде (кулында "Милли байрак" газеты), Халиулла Ибраһим, Гаяз Исхакый, Рокыя Мөхәммәдиш (Дәүләткилде); артта: Әхмәдшаһ Гыйззәтулла, Мансур Арсланбәк, Салман Аити. Мукден, 1936
Сулдан уңга, алда: Ибраһим Дәүләткилде (кулында "Милли байрак" газеты), Халиулла Ибраһим, Гаяз Исхакый, Рокыя Мөхәммәдиш (Дәүләткилде); артта: Әхмәдшаһ Гыйззәтулла, Мансур Арсланбәк, Салман Аити. Мукден, 1936
Сталин үлеменә 60 ел тулу уңаеннан Ерак Көнчыгыштагы милләттәшләребезнең ачы язмышлары турында хәтирәләр тәкъдим итәбез.

Бу хәтирәләр золым корбаннары һәм ГУЛАГ тоткыннары булган әнием Рокыя, әтием Ибраһим һәм аларның юлдашлары турында. Чит илдә булсалар да, алар да золымнан котыла алмады. Әниемне 33 яшькә кадәр күрә алмадым, әтиемне фотосурәтләрдән генә беләм. Язмыш шуклыгы дигәндәй, мин золым кулларына эләкмичә котылганмын, ә менә сеңлем Фәридә (1946) “хаиннар баласы” буларак күп интекте.
Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия

"Ерак Көнчыгыш татарларына ни булды?"

(Китаптан өзек)

Кытай шәһәрләренә һәм шулай ук Япония шәһәрләренә дә АКШ тарафыннан бомбалар яудырыла иде. Советлар Берлеге беректәш рәтендә булганлыгыннан, Маньчутиго һәм Японияга куркыныч төньяктан да яный иде. Нәтиҗәдә көтелгәннәр чынга ашты, 1945 елның 10 августында Совет армиясе Маньчутигога (Маньчжурия) керде. 1945 елның 14 августында исә Япония императоры Хирохито (1901-1989) Япониянең җиңелүен игълан итте. Шул рәвешле, Ерак Көнчыгышның шактый җирләрендә Япониянең хакимлеге көчен югалтты. Япониядә һәм ул яулаган Кореяда АКШ, Маньчжуриядә совет хакимияте урнашты.

Бу хәл шактый антисовет оешмаларның һәм Идел-Урал Төрек-Татар Мөселманнарының Мәркәзе, аңа бәйле булган җәмгыятьләрнең бетүен аңлата иде. Мәркәз генә түгел, Мәркәзгә бәйле булган оешмалар да тәэсирлелеген югалттылар. Маньчжуриягә Совет армиясенең керүе белән яла ягу, әләкчелек механизмы эшли башлады, һәм шул вакытта бер төркем шәхесләрнең күп вакыттан бирле Совет шпионнары булуы да аычкланды. Совет армиясе Мукденга керү белән, беренче эшләре итеп Мәркәз әгъзаларын берәм-берәм кулга алып сорау алдылар.

Шул рәвешле, Мәркәз рәисе Әхмәдшаһ Гыйззәтулла (Гыйззәтуллин), сәркатип Ибраһим Дәүләткилде, Үзәкнең Нәшрият комитеты рәисе Рокыя (Мөхәммәдиш) Дәүләткилде, Мәркәзнең казначысы Салман Аити беренчеләр булып кулга алынды. Чангчун (Синзин) оешмасыннан исә рәис Гыйльман белән сәркатип Әмрулла Аги, Харбиннан рәис Хәбибулла Салаев белән Хөсәен Ибраһимов, Хайлардан Әсат Агиев һәм исемнәре безгә билгесез кайбер шәхесләр дә кулга алындылар. Токио имамы Корбангали исә сөргенгә җибәрелгән Дальний шәһәрендә кулга алынды.

1945 елның 20 сентябрендә кулга алынган Рокыя Дәүләткилде төрле сорау алулардан соң 1945 елның 23 октябрендә РСФСР Җәза канунының 58-2 һәм 58-11 маддәләре нигезендә җәза алуы хөкеме белән төрмәгә озатылды. Соңрак Чита төрмәсенә җибәрелде һәм анда 1946 елның 6 гыйнарында Байкаларты Амур Хәрби Өлкәсе хәрби мәхкәмәсе юристы майор Тихонов җитәкчелегендә, әгъзалар юрист майор Иванов белән Вальтс һәм секретарь юрист өлкән лейтенант Моисеев катнашында Рокыя Дәүләткилдегә РСФСР Җәза канунының 58-2 һәм 58-11 маддәләре нигезендә 10 елга иректән мәхрүм ителү (хезмәт лагерына җибәрелү), малларын конфискацияләү җәзалары бирелде.

Кулга алынганда авырлы булган, күпмедер вакыт үтү белән баласы кулыннан тартып алынган, төрле хезмәт лагерьларында чиләнгәннән соң, Себердә үзе кебек үк җәзага хөкем ителгән иренең сөрген җирендә аның белән бергә өстәмә биш еллык җәза күргән Рокыя Дәүләткилде 1961 елда гына азат ителсә дә, совет органнары алдында таплы булып калды. Нибары 1992 елның 22 апрелендә генә хаксыз рәвештә хөкем ителүе, сәяси изүгә дучар булуы турында игълан ителде. Ләкин бу аклау бик соң булды, чөнки ул инде 1989 елның 10 декабрендә Казанда вафат булган иде.

Рокыяның ире – Мәркәзнең сәркатибе Ибраһим Дәүләткилде белән Мәркәзнең рәисе Әхмәдшаһ Гыйззәтулла бергә кулга алынганнар һәм аларга 1946 елның 3 июлендә РСФСР Җәза канунының 58-4 һәм 58-11 матдәләре нигезендә 10 елга иректән мәхрүм итү (хезмәт лагерьларында), бишәр елга ватандашлык хакларыннан мәхрүм итү һәм малларын конфискацияләү җәзалары билгеләнде. Ибраһим Дәүләткилде, хезмәт лаерьларында саулыгын шактый югалтса да, ун елдан азат ителде. Биш ел дәвамында Себердә бер дәүләт фермасында көтүче булып эшләде. Матди яктан авыр хәлдә булса да, хатыны янында иде. Сөргеннән соң туган шәһәре Петропавловскида кайттылар. Аның рәсми органнар тарафыннан аклануы да 1992 елның 30 июнендә чынга ашты. Ләкин ул инде берничә ел элек 1967 елның 21 апрелендә үк Петропаволвскта вафат булган иде.

Әхмәдшаһ Гыйззәтулланың язмышы безгә мәгълүм түгел. Исән калган булса, безгә ишетелер иде. Язмышның ачы көлүе – рәсми мәгълүматларга күрә Ибраһим һәм Әхмәдшаһка каршы шаһит булып мәшһүр имам Корбангали чыгыш ясады.

Югарыдагылар кебек кулга алынып хөкем ителгәннәрдән Әмрулла Агинең котылуын һәм 1965 елда Төркиядәге гаиләсе белән кавышуы турында мәгълүм.

Әлбәттә, бу җәзалар аларда бик тирән физик һәм рухи яралар калдырды. Күбесе гаиләсен югалтты. 1991 елда сәяси изүләргә дучар булганнарны аклау турында карар чыкса да, бу гомерләре буена черегәннәре өчен әллә ни файда бирмәде. Рус дәүләте нинди дә булса компенсация түләү, ярдәм итү турында уйлап та карамады. Хәтта бу сәяси хөкем ителүчеләрнең туганнары, гаиләләре һәм балалары да тамгалы иде. Бары тик хәзер Совет режимы юк ителгәннән соң гына моның әллә ни мәгънәсе калмады.
XS
SM
MD
LG