Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада Ауң Сан Су Чжи тагын "Демократия өчен милли лига"ны җитәкли


Ауң Сан Су Чжи
Ауң Сан Су Чжи
Мьянманың Янгон шәһәрендә "Демократия өчен милли лига" исемле фирка корылтаенда күренекле хокук яклаучы Ауң Сан Су Чжи яңадан фирка рәисәсе итеп сайланды.

25 ел элек оешкан, әмма узган чорның күпчелек өлешендә тыелган фирка хәзер 2015 елда үтәчәк сайлауга әзерләнә.

2010 елда Мьянмада бу гасырдагы беренче гомуми сайлау үткәрелеп яңа хөкүмәт төзелде. Көнбатыш басымы нәтиҗәсендә хәрбиләр хакимиятне сивиль хөкүмәткә тапшырырга мәҗбүр булды.

Нобель бүләге иясе Ауң Сан Су Чжи соңгы 20 елның күпчелеген өй сагы астында үткәрде һәм илдән читкә китә алмады.
XS
SM
MD
LG