Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда урманны яклаучы активист атып үтерелгән


Казакъстанның Алматы шәһәре янындагы урманнарны яклаучы эколог Нурлан Отеулиев атып үтерелгән.

Отеулиевнең туганы Сания Кандиева Азатлык радиосына аның җәсәде якшәмбе көнне табылды, дип белдерде. Аның әйтүенчә, Отеулиев шимбә көнне үтерелгән булырга мөмкин.

Кандиева шулай ук аның үтерелүе экологик эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин дип исәпләвен әйтте.

Табигать социаль фонды әгъзасы Отеулиев Алматы янындагы Карасай районы урманнарын урман фондыннан чыгаруга каршы көрәш алып барган.
XS
SM
MD
LG