Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанны мыскыллаган сүзләр безне битараф калдыра алмады"


Хәйдәр Гыйлфанов
Хәйдәр Гыйлфанов

Чиләбе университеты укытучысы Сергей Логиновский татарларны Төркиягә күчерергә, башкортларны кырып бетерергә тәкъдим иткән.

Татар һәм башкортларны мыскыл итү сүзләре инде югары уку йорты укытучылары тарафыннан да яңгырый башлады. Чиләбе дәүләт университетының религиоведение факультеты укытучысы Сергей Логиновский дәрес вакытында татарларны Төркиягә күчерергә, башкортларны юк итәргә кирәклеген әйткән. Шулай ук ул исламны шайтан (сатанистлар) дине дип белдергән. Моннан тыш Татарстан һәм аның җитәкчелегенә карата мыскыллы сүзләр яңгыраткан. Әлеге хәлләрне яшьләр Татарстанның Урал төбәгендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенә җиткергән. Бу хакта без вәкилнең урынбасары Хәйдәр Гыйлфанов белән сөйләштек.

- Хәйдәр әфәнде, сезгә бу хәлләр турында кемнәр сөйләде?

- Безгә былтыр көз көнне Русия халыкларының яшьләр берләшмәсенең Чиләбе өлкәсе бүлеге, ягъни әлеге оешмадан Алена Семкина дигән кыз мөрәҗәгать итте. Ул Чиләбе дәүләт университетының религиоведение факультетында булган хәлләрне аңлаткан хатны бирде. Без инде шушы хат нигезендә ректор, губернатор, прокурорга үзебезнең мөрәҗәгатьне җиткердек.

Ни өчен бу хәл безне борчыды соң? Иң беренче чиратта монда татарларга, башкортларга, Татарстан җитәкчелегенә, республика татарларына карата мыскыллы сүзләр әйтелгән. Алар шушы лекция стенограммаларын безгә күрсәттеләр һәм без тикшерү оешмасы булмасак та ышанып тиешле оешмаларга мөрәҗәгать иттек. Чиләбе өлкәсе прокуроры да, ректор да әлеге хәл контрольдә, тикшерүләр алып барыла дигән хатлар җибәрде, әмма безгә калса ул тикшерүләр бик озак бара. Без ул Алена Семкина белән элемтәдә торабыз, менә әле теге атнада гына шалтыратышкан идек. Тикшерү органнары ике тапкыр инде эшне япкан булганнар, ә прокуратура аны кайтартуны сорап мөрәҗәгать белән чыккан. Ягъни мәсьәләгә нокта куелмаган. Монда ниндидер аңлашылмаучанлык барлыкка килә дип әйтсәм, дөрес булыр. Без тикшерү оешмаларыннан төгәл генә җавап алмадык әле.

- Алена Семкина үз мөрәҗәгатендә бу хәлләрне ничек аңлата?

- Ул кафедрада Логиновский дигән укытучы бар. Элек ул кафедра мөдире дә булган дип аңладым. Үзенең лекцияләрендә ул төрле хәлләрне үзенчә аңлатырга тырыша күрәсең, религиоведение кафедрасы булгач, киләчәктә дини, милли эшләр белән шөгыльләнүче кешеләр тәрбияләнә, ул инде исламга, татар-башкортларга, Татарстанга тискәре карашын күрсәткән, республиканың үзенчәлекле булуын әйтән, татар халкын Төркиягә җибәрү тәкъдимен яңгыраткан. Монда инде татар-башкорт милләтеннән булган студентларга да эләккән һәм шуларның бер-икесе безнең мәгълүматларга караганда университеттан куылу дәрәҗәсенә җиткән дип әйтимме.

Әлбәттә, моны ректорат әлеге хәлгә бәйләп түгел, ә укуда җитешмиләр, имтиханнарын начар бирәләр дип әйтә. Шул ук студентларның берсе безгә дә мөрәҗәгать итте. Әлеге Алексей Малевенскийның әниләре, бабалары, күрәсең, татарлар. Ул шулай ук үзенең фактларын җиткерде һәм без ул хатны Татарстан җитәкчелегенә җибәрдек, чөнки анда турыдан-туры Шәймиевне, Татарстан җитәкчелеген мыскыллау фактлары бар. Хәзерге көндә бу мәгълүматны президент идарәсендә карыйлар һәм нинди җавап бирерләр без әлегә шуны көтәбез.

Татарстанга кагылган мыскыллы сүзләр безне бигрәк тә борчый, чөнки без дини оешма түгел, ә менә республикага кагылышлы сүзләрен читләтеп үтә алмыйбыз, шуңа монда инде активрак эш итергә булдык.

- Ә ул мыскыллау сүзләре кайбер шәхси кешеләргә дә кагыламы?

- Шәхсидән дә китә, әйе. Миңтимер Шәймиевкә шәхси кагыла. Хәтта мин ул сүзләрне әйтә дә алмыйм, алар аудиоязмаларда язылган иде. Әлеге аудио бүгенге көндә тикшерү комитетының экспертизасын үтә. "Козлы", "такие-сякие" диелә анда. Бу әле иң йомшаклары гына.

- Логиновский дигән укытучы ниндирәк кеше?

- Кызганычка ки, без белә алмыйбыз, дөресен генә әйткәндә, без аны бик эзләмәдек тә инде, без бит дөреслекне урнаштыручы орган түгел, без реакция ясарга тиеш. Аның ягыннан бәлки ул үзен дөрес дип тә саныйдыр. Тикшерү органнары җавапны табырлар дип ышанып каласы килә. Бүгенге көндә без Чиләбенең татар оешмаларына да чыгарбыз дип торабыз, чөнки бу эш бик сүлпән бара, әзрәк күтәрелергә кирәк дип уйлыйбыз. Бу хәлләр инде 2012 елның маеннан ук башланган. Шуннан соң Логиновский җәй көнне эштән киткән булган, аннары тагын үз урынына кайткан. Нинидидер аңлашылып бетми торган мантыйк бар монда.

- Ә нишләп нәкъ вәкиллеккә мөрәҗәгать иттеләр?

- Татарстанның даими вәкиллеге - хакимият органы. Шуңа алар безгә чыкты. Сүз Татарстанга кагыла икән, бу инде безгә карый.
XS
SM
MD
LG