Accessibility links

Казанда ике кыз машина казасыннан чак исән калган


Казанда ике кыз өсләренә килгән машиналар астында калудан җитез кача алулары аркасында котылган. Әлеге хәл бер машинадагы видеорегистраторга эләккән.

Казанда ике кыз өсләренә килгән машиналар астында калудан җитез кача алулары аркасында котылган. Каза күренеше кызыл утка туктаган бер машинаның видеорегистраторына эләккән. Әлеге видеога караганда, каршы яктан Чистай урамы буйлап барган Renault машинасы кызыл утка туктамый һәм тыкрыктан чыккан ВАЗ машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике машина да юнәлешләрен үзгәртә һәм яшел утка урам аша чыга башлаган ике кызның өстенә зур тизлек белән килә башлый. Әмма бу каза бик тиз һәм һич көтелмәгәндә булса да, кызлар каушап калмыйлар, тиз генә читкә йөгереп бәладан котылып калалар.



Чистай урамы Казанда җәюлеләр өчен иң куркыныч урамнарның берсе санала. Бу урамда машиналар күп була, кайберләре зур тизлектә йөри, ә җәюлеләр еш кына киң урамны ярамаган урында йөгереп чыга. Элегрәк бу урамда төннәрен стрит-рейсерлар да ярышлар оештырып кешеләрне бәргән очраклар булган иде.
XS
SM
MD
LG