Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Самар татарлары" журналының яңа саны чыкты


Узган елның декабрендә тарихта беренче мәртәбә “Самар татарлары” исемле журналның беренче саны чыккан иде. Беренчесе 100 битле булып чыкса, икенчесе – 120 битле булып дөнья күргән. Ләкин татар телендә язмалар бик аз.

Журналның яңа санында Закир Кадыйриның тууына 135 ел тулу уңаеннан Фәридә Гаффарованың зур язмасын урысчага тәрҗемә итеп биргәннәр. Идел-Урал штатының тарихын яктыртканнар. Бу санда да Бөтендөнья татар конгрессының эшенә канәгатьсезлек белдереп Фәүзия Бәйрәмованың язмасын урнаштырганнар.

Әлбәттә, күпчелек материал җирле шәхесләргә бәйләнгән.Узган елның көзендә 91 яшендә атаклы табибә, профессор Әлфия апа Әхмәтҗанова вафат булды. 65 ел буена аның халыкка хезмәт итүе турында Владимир Резников язган. Автор Әлфия апаны медицина хезмәткәре буларак төрле яктан тасвирлый. Әтисенең Төркиягә китүен, аннан Англиягә, соңыннан Америкага күчүен искә төшерә. Әтисе Исхак абзыйның СССРның атаклы җиде алтын промышленникларның берсе булуын да яза һәм һөнәрмәнд ювелир-антиквар булуына басым ясый.

“Самар татарлары” журналының яңа саны
“Самар татарлары” журналының яңа саны
Мин Әлфия апа белән яхшы таныш идем һәм аралашып яшәдем. Аның бүлмәсендә пианино торды һәм ул пианинода бик матур итеп татар көйләрен уйный иде. Әлфия апа урта белемне Казанда ала. Үзе миңа сөйләве буенча, заманында ул композитор Салих Сәйдәшев итәгендә утырган кызчык булган. Резников шома гына: “Отец эмигрировал в Турцию” дигәне дә бик шома булмаган шул. Әлфия апаның миңа сөйләвенчә, әтисе алтыннары белән Мәскәүдә Төркия илчелегенә кереп качып, аны Төркиягә озаталар. Ул көчкә качып котыла. Качмаган булса, НКВД подвалында пуля алган булыр иде.

“Самар татар милли хәрәкәтенең дәү әтисе” исемле күләмле язма мәрхүм Хайрулла углы Равил абый Яһүдин турында. Равил абый Самар татар хәрәкәтенең башында әйдаман булды. Марат Мөлеков, Индус ага Таһировларның ахирәт дусты иде. Язмада Равил абыйның сокланырлык сыйфатлары тасвирланган.

“Яктылык” мәктәбенең беренче мөдире Харидә Дашкина турында зур язма бирелгән.

Бүгенге татар милли әйдаманы Рифкат Хуҗин турында Наилә Сабирҗанова язмасы урын алган.

“Самарда капитализм капкасын ачкан Сания” исемле язма атаклы эшкуар Сания Каюмова турында.

Сызран шәһәрендә Галиулла ага Габдрәшитов яши. Авиация полковнигы, очучы, Сызраннан беренче хаҗи. 23 ел буена балаларга һәм олыларга татар теле өйрәтә, Коръән өйрәтә. Чын тәрбияче. Сызранда Сабантуйларына нигез салган кеше! Аның белән булган күләмле әңгәмәне бер сулышта укып чыгасың.

Радик Шәфиев белән әңгәмәсендә Галиулла абый бик кызык мәгълүматлар китерә. Шуларның берсен генә күрсәтәм:”Татар офицерына поковник званиясен алу урыс кешесенә караганда күпкә кыенрак. Бу тормышның барлык тармакларында да шулай. Үзем полковник званиясен алыр өчен фән кандидатлыгын якларга тема бирделәр. Якладым. Урыслар шундый хезмәт өчен доктор исемен алдылар”.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның бик төпле язмасы хөрмәт уята.

Журнал дини тематикага күләмле урын биргән. Имамнарыбыз ярыша-ярыша урысча язалар. Казан университетының татар теле факультетында укыган Иршат хәзрәт Сафин да, шул ук бүлекне тәмамлаган ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев та, урысча яхшы белүләрен раслаганнар.

Басмада сәнгатькә урынны кызганмаганнар. Зөлфия Галиханова Тольятти шәһәрендәге мәдәни тормышны тасвирлаган. Җигүле үзешчәннәре турында искә алынган. Элмира Шәвәлиева 92 еллык тарихы булган Камышлы татар театрын яратып язган. Шагыйрь Гакыйл Сәгыйревның 75 еллык юбилеен яктыртканнар. “Типсә тимер өзәрлек ирләр дә шигырь яза” исемле мәкалә шагыйрь Фәрит Ширияздан турында. Дания Әгъзамованың йөрәккә сеңәрдәй шигырьләренә урынны чикләмәгәннәр.

Самар өлкәсендә бердәнбер крәшен авылы булган Назаровка турында Михаил Кржижевский язган.

Самар өләсендәге Чапай шәһәрендә аталы – кызлы Ринат һәм Әлфия Фаттәховлар иҗат итәләр. Икесе дә сәләтле җырчылар. Икесе дә татарның классик композиторлары язган көйләрне башкаралар. Данияр Сәйфиев бу шәхесләр турында эчтәлекле информация урнаштырган.

Самарда беренче Сабантуе 1914 елны узган. Шул турыда тарихчы Шамил Галимов тәфсилле мәкалә биргән.

Яшьләр турында күп язылган. Шуларның берсе – Согуд Гарәбстанындагы король Абдулла исемендәге Технологик университеты студенты, чыгышы белән Камышлы авылы егете Солтан Сафин белән мавыктыргыч әңгәмә урын алган.

Бик күңелле яңалык та бирелгән. Атаклы төзүче, “Туган тел” җәмгыятенең вице-президенты Вазых Мөхәмәтшин белдерүенчә, Самарда татар милли-мәдәни үзәге төзеләчәк. Дүрт катлы бинада 60 урынлы балалар бакчасы да булдыру күздә тотыла икән.

Журналның тышлыгында “Ипозембанк” президенты Лилия Сәлахова.

Татар дөньясында тик Самарда гына журнал бастырыла. Куаныч, ләкин дә горурланырга иртәрәк әле. 120 битле басманың тик 35 процент мәйданы гына татар теленә бирелгән. Хәттә татар теле олимпиадасы турында да урысча язганнар. Мөхәррир Данияр Сәйфиевка бер генә теләк: татар телендәге материалларны арттырырга.
XS
SM
MD
LG