Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Универсиада корылмаларыннан канәгать калды


Рөстәм Миңнеханов һава аланында Владимир Путинны сәламли. Казан, 19 март 2013
Рөстәм Миңнеханов һава аланында Владимир Путинны сәламли. Казан, 19 март 2013

19 мартта Русия президенты Владимир Путин Казанга килде. Ул беренче булып Универсиада төзелешләрен карады.

Русия президенты Владимир Путинны һава аланында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Путин килер алдыннан Казанда һава торышы начарайды. Физик культура һәм спорт шурасы утырышына килгән Краснодар төбәге губернаторы Александр Ткачев Twitterында: "Казанда әле һаман да кыш, ләкин инде Универсиадага әзерлек тәмамланган", дип язып чыкты. Ул су спорты төрләре сараена соклануын белдерде.

Путин Казанга килгәч беренче буларак нәкъ шушы сарайны карады. Аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Русия спорт министры Виталий Мутко һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Путин корылмадан канәгать калуын әйтте. “Шәп, булдыргансыз!”, диде.
Шуннан соң Русия президенты төзелеп ятучы 45 мең кешегә исәпләнгән “Каzan-Аrena” футбол стадионында булды. Cтадион җитәкчесе Рифкать Миңнеәхмәтов корылманы кулланышка 9 майда тапшырырга планлаштыруларын әйтте. Хәзер анда эшләр өч сменада бара икән. Февраль азагында стадион төзелешенә авыл кешеләре мәҗбүриләп китерелүе әйтелде. Узган атнада Татарстан президенты Универсиадага әзерлек эшләрендә республика районнарын күбрәк җәлеп итәргә чакырды.

Киләчәктә бу стадион мәйданчыгында “Рубин” футбол такымы тарихына һәм Универсиада корылмалары төзүчеләренә музей булдырылачак.

Шулай ук Путин Казанда гимнастика үзәге һәм теннис академиясендә булды. Гимнастика үзәгендә алар кызларның күнегүләрен карады. “Булдырасыз, кызлар, шәп!”, дип мактады аларны Русия президенты.

Теннис академиясе бинасына кергәндә Путинны Русия теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев каршы алды. Русия президентына сигез ябык һәм унсигез ачык теннис кортын үз өченә алган академиянең схемасы күрсәтелде.

Академияне караганнан соң, барысы да Русия президенты каршындагы физик культура һәм спорт шурасы утырышына китте.

Путин Казанга килде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00
XS
SM
MD
LG