Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харовое күлен саклаучылар Миңнехановка өметләнә


Харовое күлендәге төзелеш метроны суга батыра ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

Харовое күлендәге төзелеш метроны суга батыра ала

Казанда тагын бер күл юкка чыгарга мөмкин. Казан дәүләт энергетика университеты янындагы Харовое сулыгы күмелеп, аның урынында күп катлы йорт төзү планлаштырыла.

Төзелеш планнары тормышка ашкан очракта җир асты сулары янәшәдә урнашкан “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә юнәлеп, зур фаҗига китереп чыгарырга мөмкин ди белгечләр. Шул тирәдә яшәүчеләр дә матур табигать почмагын саклап калырга тели.

Казанда агач утырту, яшеллекне арттыру програмнары тормышка ашырылган бер чорда, шәһәр уртасындагы күлне бетерү кыргыйлык булып тоела. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы күл янындагы ике гектар мәйданны төзелеш өчен шәхси ширкәтләргә тапшырган. Җирле халыкка исә ун елдан артык күлне чистартырга, аның янында матур парк төзергә вәгъдә итеп килгәннәр. Хәзер алар биредә машина кую урыннары һәм 20 катлы “Приозерное” торак комплексы төзелә дигән хәбәр алган.

"Әлбәттә күлне калдырырга кирәк. Аның урынында төзелеш алып барырга ярамый. Ләкин сулыкны мондый хәлдә дә тотып булмый. Тиешле чаралар күреп, аны матур парк итеп торгызу кирәк", - ди якындагы йортта яшәүче Светлана Чернова.

"Күлдә нинди булса да төзелеш башланса, биредә аккан җир асты суларының агым юллары бозылачак. Якындагы йортларның подвалларын һәм иң куркынычы, метроны су басарга мөмкин. Бу, төзелеш техноген фаҗига китереп чыгару белән яный", - дип кисәтә КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева.

Харовое сулыгын яклау төркеме Татарстан президентына мөрәҗәгать итеп, аның белән очрашып сөйләшергә тәкъдим иткән. Рөстәм Миңнеханов үзенең Twitter битендә "Ярар, килермен" дин җавап биргән.
XS
SM
MD
LG