Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол-Шәриф мәчетенең ачылачак көне әле билгеле түгел


Казандагы “Кол Шәриф” мәчетенең ачылышы көне билгесез булып кала. Мәчетнең ачылачак көне инде берничә тапкыр әйтелсә дә, гыйбадәт йорты әле һаман да ябык.

“Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Гатин сүзләренчә, төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, мәчетнең ачылачагы турында хәбәр таратылачак.

Ул шулай ук мәчетнең эчке эшләре төгәлләнеп килүен, ә бары тышкы эшләр генә калуын әйтте. Алары яз көнне башкарылачак. Шулай ук ислам мәдәнияте музеенда да зур эшләр бара һәм ул яңа форматта тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG