Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Хаҗ" фоны проекты эшли башлаячак


Татарстанда «Хаҗ» инвестицион фонды проекты эшли башлаячак. Ул хаҗ кылырга теләүчеләргә әкренләп акча җыярга мөмкинлек бирәчәк. Мондый тәҗрибә Малайзия, Индонезия, Төркиядә инде ике еллап дәвам итә.

Әлеге проектның уңышка ирешүе өчен дәүләтнең ярдәме кирәк булачак, чөнки җыелган акчаның саклану гарантиясе мөһим. Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов әйтүенчә, мөселманнар акчаларын банкларга бирергә теләми, шуңа аларны өйдә саклый. «Ә акчалар эшләргә тиеш», диде ул.
XS
SM
MD
LG