Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа үзәк банкы Кыпрыстаннан банк кризисыннан чыгу планын булдырырга чакыра


Европа үзәк банкы Кыпрыс республикасы хакимиятен дүшәмбегә кадәр банк кризисыннан чыгу планын булдырырга чакырды. Юкса 25 мартта Европа үзәк банкы ярдәм күрсәтүне туктатачак.

Бүгенк Кыпрыстан үзәк банкы башлыгы Паникос Димитриадис ил хөкүмәте дүшәмбегә кадәр кризиска каршы чараларны килештерә алыр дип өметләнүен әйтте.

Элегрәк Кыпрыстан президенты Никос Анастасиадис илдәге финанс торгынлыкны туктату өчен альтернатив планны тәкъдим итәчәге әйтелде.

Сишәмбе көнне Кыпрыстан парламенты банк хисабындагы акчалары булганнарга бер тапкырлык салым кертү канун өлгесен кире какты.
XS
SM
MD
LG