Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти вазифасына тагын дәгъва итүчеләр булырмы?


Татарстан мөфтие вазифасына әлегә расланган өч рәсми намзәт: Камил Сәмигуллин, Харис Салихҗанов, Фәрит Салман
Татарстан мөфтие вазифасына әлегә расланган өч рәсми намзәт: Камил Сәмигуллин, Харис Салихҗанов, Фәрит Салман

17 апрельдә Татарстан мөселманнары корылтае уза. Әлегә мөфти вазифасына өч намзәт расланган. Корылтайда башка имамнар да дәгъва итәргә мөмкин.

Татарстанда әлегә мөфти вазифасына өч кеше дәгъва итә. Бу - полициянең “Хәтер” мәчете имамы 86 яшьлек Харис хәзрәт Салихҗанов, 1997-2001 елларда Үзәк Диния идарәсендә Татарстан мөфтие булып торган Фәрит хәзрәт Салман һәм Казанның “Тынычлык” мәчете имамы, 28 яшьлек Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әлбәттә бу өч кеше арасында төп дәгъвачы булып Камил хәзрәт бара. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аны яхшы яктан гына бәяләгән иде, ягъни акыллы, алга карап эш йөртә торган кеше булуын әйтте.

"Рухани ул белемле, тыныч һәм кешеләрдә ышаныч тудыра торган булырга тиеш. Миңа ул нәкъ шундый кеше кебек тоелды", диде ул.

Шулай да, соңгы вакытта корылтайда кайберәүләр мөфтилеккә үз-үзләрен тәкъдим итәргә җыенулары хакында сүзләр таралды. Чыннан да, мөфти киңәшчесе Ришат Хәмидуллин моның мөмкинлеген әйтте.

“Корылтайда үз-үзен башка кеше дә чыгара ала. Мондый мөмкинлек каралган”, диде ул.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Азатлык”ка әйтүенчә, корылтайда мөфти вазифасына үз-үзен тәкъдим итүчене корылтай делегатлары кабул итәргә тиеш.

“Әгәр кабул итсә, ул намзәт булып кереп китә, корылтай кирәк түгел дип әйтә икән, инде үзен күрсәтә алмаячак”, ди ул.

Баш казый сүзләренчә, узган корылтайлар алдыннан үз гаризаларын тапшыручылар күбрәк булган.

“Быел Камил каршысында үтү мөмкинлегебез юк дип уйлаганнардыр. Укыган, яшь, үткәне әйбәт булган кеше. Тагын нәрсә кирәк инде. Ярдәм итик тә озак итеп эшли күрсен. Һәр кешедә төрле фикер, бөтен кеше хөрмәт иткән бер лидер кирәк, ә аны тәрбияли алмыйлар икән ул безнең халыкның деградациясе күренешедер инде", ди ул.

Шулай ук Җәлил хәзрәт беркемне дә гариза бирүгә чикләүләр булмавын әйтте. Гәрчә, узганында таләпләр дә кырысрак булган.

“Теге вакытта Татарстанда биш ел эшләгән булсын дигән таләп куелган иде, быел ул таләп тә куелмады”, диде ул.
XS
SM
MD
LG