Accessibility links

Кайнар хәбәр

Березовскийның күтәрелүе һәм ахыры

Узган атна ахырында үз өендә үле килеш табылган Борис Березовский 1990 елларда Борис Ельцин чорында төп сәяси фигураларның берсе булды. Березовский Советлар Берлеге таркалганнан соң Ельцин чорында Русиядәге хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә тиз арада баеп сәясәткә кереп киткән олигархларның иң тәэсирлесе иде. Ул хәзерге президент Владимир Путинны хакимияткә китерүгә дә бик зур өлеш кертте. Әмма соңрак аның Путин белән арасы бозылды һәм ул 2000 елда Британиядә сәяси сыену алып Путинны иң каты тәнкыйтьләүчеләрнең берсенә әверелде.

XS
SM
MD
LG