Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта һәлак булган Максимның энесен кире Русиягә кайтару эше карала


Псков өлкә мәхкәмәсендә 21 гыйнварда АКШта һәлак булган Максим Кузьминның асрамага алынган гаиләдә калган ике яшьлек энесе Кириллны кире Русиягә кайтару эше тикшерелә. Мондый тәкъдим белән мәхкәмәгә өлкә прокуратурасы һәм социаль яклау комитеты мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатьтә баланы кире Русиягә кайтарырга, аның язмышын яңа ата-анага яки кире үз анасына кайтарганчы социаль хезмәткә тапшырырга сорала. Балаларның үз аналары ана хокукыннан мәхрүм ителгән.

Узган атнада Тикшерү комитеты абыйлы-энеле ике баланы АКШка асрамага бирү документларының хата белән әзерләнүе турында җинаять эше ачты.

АКШ тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, өч яшьлек Максимның үлемендә гаеплеләр табылмаган. Бала фаҗигале вафат булган, дип хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG