Русия эшкуары Роман Абрамовичның АКШта кулга алыну ихтималы турындагы хәбәр аның "Евраз" һәм "Норильск никель" ширкәтләренең Лондондагы кыйммәтле кәгазьләр базарындагы хиссәләре бәясен 4.5% төшерде.
Абрамович адвокаты Джон Манн аның хәзер чыннан да АКШта булуын белдерде, әмма кулга алыну хәбәрен кире какты. Абрамовичның Нью-Йоркка бу көннәрдә бала табарга әзерләнгән Дарья Жукова янына килгән булуы фаразлана. Дизайнер Жукова белән Абрамовичның Аарон исемле бер малайлары бар инде.
Узган атнада үлгән Борис Березовскийның адвокаты Александр Добровинский Абрамовичны белүчеләр сүзенә нигезләнеп, эшкуарның кулга алынуы дөрес хәбәр, дип белдерде.
Ике эшкуар 2012 елда РУСАЛ һәм Сибнефть ширкәтләрендәге өлешләре өчен мәхкәмәдә "гасыр эше" дип аталган эштә Абрамович Березовскийны җиңгән иде.