Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катарда Гарәб илләре саммиты ачылды


Катар башкаласы Доһада ачылган Гарәб дәүләтләре саммитында чыгыш ясап, Катар Әмире Шәех Хәмәд бин Хәлифә әл-Тһани, БМО Иминлек Шурасын Сүриядә көч куллануны туктату өчен барлык чараларны күрергә чакырды.

Шулай ук Катар әмире Көнчыгыш Иерусалимдагы фәлестиннәргә ярдәм фонды булдырырга чакырды. Бер миллиардлык фондка Катар вәкиле 250 миллион доллар бирәчәген әйтте.

Саммитта күтәреләчәк төп мәсьәләләр - Сүрия низагын чишү һәм Израил-Фәлестин тынычлык сөйләшүләрен җанландыру.

Сүрия исеменнән Лига саммитында беренче тапкыр оппозиция вәкиле чыгыш ясады. Милли коалиция башлыгы Моаза әл-Хәтиб Сүрия низагын чишүгә АКШ катнашырга тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG