Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Метшин урынбасарының теркәлмәгән җир кишәрен тапты


Татарстан прокуратурасы Казан шәһәр башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкинның декларациягә теркәлмәгән 1535 м2 җир кишәре булуын ачыклаган. Минкин бу милке турындагы мәгълүматне 2010 һәм 2011 елларда тапшырган декларацияләренә кертергә тиеш булган.

Прокуратура Минкин "Коррупциягә каршы көрәш" федераль канунын һәм шәһәр кануннарын бозган, дигән нәтиҗә ясады.

2010 елда шәһәр башлыгы Илсур Метшин Минкинны "шәһәр идарәсе хезмәткәрләренең эш кагыйдәләрен үтәвен күзәтү һәм низагларны булдырмау комиссиясе" башлыгы итеп билгеләгән булган. Прокуратура кушуы белән Минкин бу урыныннан алынган, яңа комиссия расланган.

Илсур Метшин Минкинга шелтә белдерде.
XS
SM
MD
LG