Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция, АКШ, Германия Русиядән хөкүмәттән бәйсез оешмаларны тикшерүне аңлатуны сорый


Франция тышкы эшләр министрлыгы белдерүенә караганда, Русиядә француз теле дәресләрен алып баручы "Альянс Франсез Самара" оешмасы тикшерелгән. Париж Мәскәүдән аңлатмалар таләп итә, диде министрлык вәкиле.

Тикшерүләргә борчылу бу көннәрдә АКШ һәм Германиядән белдерелде.

Дүшәмбе көнне прокуратура, Юстиция министрлыгы һәм салым хезмәте хөкүмәттән бәйсез оешмаларда тикшерү башлады. Тикшерүнең максаты узган ел кабул ителгән "чит ил агентлары" турындагы канунны бозучыларны ачыклап җәзага тарту. Чит илләрдән финансланганын теркәмәгән оешмаларны җәза көтә.

Тикшерүләр Amnesty International, "Общественный вердикт" фонды, Human Rights Watch һәм Transperancy International оешмаларында бара. Узган атнада "Мемориал" хокук яклау оешмасы тикшерелде.

"Агора" хокук яклау үзәге башлыгы Павел Чиков сүзләренә караганда, тикшерүләр Русиянең 16 төбәгендә 50ләп оешмада узды. Бүген "Агораның" үзендә тикшерүләр бара. Чиков прокуратурага чакырылган.
XS
SM
MD
LG