Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Тантана” бүләкләрен тапшырдылар


Казанда “Тантана” бүләкләрен тапшырдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:24 0:00

27 март, театр көнендә, Камал театрында театр әһелләренә бирелә торган “Тантана” бүләге ияләрен атадылар. “Тантана” инде өченче тапкыр үткәрелде. 11 төрле номинациясәдә җиңүчеләр билгеләнде.

“Дебют” номинациясендә Бертольт Брехт әсәре нигезендә куелган “Туй” спектаклендә башкарган роле өчен Әлмәт татар театрыннан Илсур Хәйретдинов җиңүче дип табылды. “Иң яхшы курчак театры актеры” – Юрий Чүктиев (“Әкият”).

“Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” – “Хан кызы Турандык” спектаклендә Зәлимәне гәүдәләндергән Ләйсән Рәхимова (Камал театры). “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә ике актер җиңүгә лаек дип табылды. Бу исемнәрне “Мулла” спектаклендә Бәдретдин ролен башкарган Илдус Габдрахманов (Камал театры) һәм “Йосыф һәм Зөләйха” спектаклендә Йакуб булган Зөфәр Харисов (Тинчурин театры) алды.

«Иң яхшы актерлар ансамбле” – “Язмышым юллары” (Тинчурин театры) һәм “Туй” (Әлмәт театры). “Намус һәм тугрылык. Фидакарь хезмәт өчен” - Гөлүсә Гайнетдинова (Чаллы татар театры)

«Иң яхшы хатын-кыз роле” лауреаты дип Кариев театрыннан Энҗе Камалиева табылды. Жюри әгъзалары “Нигез ташлары” спектаклендә башкарган Гөлҗиһан образын лаеклы дип тапканнар. Камалиева бу җиңүне бик хисләнеп каршы алды һәм сәхнәгә шатлана-шатлана йөгереп чыкты. Соңыннан ул Азатлык радиосына мондый шатлыкның нигә килеп чыкканын аңлатты.

“Безнең театр төшеп калгандыр дип уйлаган идем инде. Бу бүләккә бернинди өмет юк иде. Бер дә көтмәдем. Көз көне мин “Татарстанның атказанган актрисасы” исемен алдым, ул вакытта да андый ук хисләнмәгәнмендер. 20 елга якын театрда эшлим. Бу бүләк – иң зур уңышым. Шуның кадәр көтелмәгән әйбер булды, аңлата алмыйм”, дип әйтте Энҗе Камалиева Азатлык радиосына.

Быел “Иң яхшы ир-ат роле” бүләгенә лаеклы намзәт табылмады. Шуңа күрә беркемгә дә бирелмәде, ләкин “Тантана” махсус бүләкләр белән билгеләп үтте. “Нигез ташлары” спекталендә Флорид ролен башкарган 11 яшьлек Искәндәр Низамиев, Буа театрыннан Элина Нурдәүләтова һәм Бөгелмә урыс театры махсус бүләккә лаек булдылар. Чаллының курчак театры һәм Минзәлә театрлары коллективлары да махсус премияне алдылар.

Чараның иң көтелгән мизгеле “Ел вакыйгасы – ел спектакле”н “Казан-2013” оешмасының баш мөдире урынбасары Игорь Сивов игълан итте. Бу бүләккә Камал театрының Кече сәхнәсендә куелган “Җәйнең бер көнендә спектакле” лаек булды.

Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге бүләк тудыру тәкъдиме белән чыкты. Бу бүләкне Камал тетарының тәрҗемәчесе һәм дикторы Эльвира Шәрәфиева алды. Салават үзе әйтүенчә, бу бүләкне алучы 67 мең сумга ия булачак, чөнки Шамил Закиров 67 яшендә бакыйлыкка күчкән иде.
XS
SM
MD
LG