Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда канунсыз кунакханә үсеп килә


Казанда канунсыз кунакханә үсеп килә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Казанда канунсыз кунакханә үсеп килә

Мәхкәмә төзелешне туктатырга дигән карар чыгаруга карамастан анда эш кайный. Тирә-якта яшәүчеләр каршылык белдереп 30 мартта пикетка чыкты.

Алтмыш бүлмәле яңа кунакханә Казанның Чистай урамында нәкъ “Татнефть-Арена” каршында төзелә. Якындагы йортларда яшәүчеләр бу төзелешкә катгый рәвештә каршы. Бина өйгә кергән бердәнбер якытылыкны каплаячак, өй янында болай да аз булган яшеллек юкка чыгачак дип шикаять белдерә алар. Төзелешкә каршылыгын белдереп халык башта прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Прокуратура аларның шикаятен нигезле дип танып, Вахитов районы мәхкәмәсенә тапшырган. Мәхкәмә шәһәрнең башкарма комитеты кунакханә төзелешенә биргән рөхсәтне канунсыз дип тапкан. Ләкин бу карар әлегә гамәлгә кермәгән. Мәхкәмә карары нигезендә төзелеш туктатылып торырга тиеш булса да, корылмада эш әле дә кайный икән. Тирә-якта яшәүчеләр шушы хәлгә каршылык белдереп шимбә көнне пикетка чыкты.
XS
SM
MD
LG