Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәттән бәйсез оешмаларның кайберләренә штрафлар салынган


Павел Чиков
Павел Чиков
Киңкүләм тикшерүдән соң Русиядәге хөкүмәттән бәйсез оешмаларга штрафлар салынган. Бу хакта “Агора” оешмасы вәкиле Павел Чиков хәбәр итә.
“Прокуратура хөкүмәттән бәйсез оешмаларны тикшерү нәтиҗәләре протоколларын тапшыра башлады. Беренче яңалыклар Дондагы Ростовтан. 500 мең сум штраф салынган”, ди ул. Шул ук вакытта Чиков кайсы оешмалар хакында сүз баруын әйтми.

Билгеле булганча, март азагында Русия хакимиятләре илнең хөкүмәттән тыш оешмаларын күпләп тикшерү эшенә керешкән иде.

Тикшерүчеләр күп кенә документларны, аерым алганда оештыру документларын, низамнамәне, оештыручылар турында мәгълуматларны, керем чыганаклары турында мәгълуматларны, химая һәм грантлар турында барлык мәгълуматларны таләп иткән. Таләп ителгән документлар арасында хисапларның тулылыгын раслаучы документлар да, 2011-2013 еллардагы эшчәнлеккә караган башка документлар да бар.
XS
SM
MD
LG