Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура хөкүмәттән тыш оешмаларның "котын ала"


"Мемориал" оешмасына ярдәм сорап килүчеләр. Бу оешманың эшчәнлеген сөймәүчеләр диварга "Чит ил агенты" дип язып киткән
"Мемориал" оешмасына ярдәм сорап килүчеләр. Бу оешманың эшчәнлеген сөймәүчеләр диварга "Чит ил агенты" дип язып киткән

Русия прокуратурасы илдәге хөкүмәттән тыш оешмаларны күпләп тикшерүгә кереште. Хокук яклаучылар фикеренчә, хакимият ул оешмаларны сәясәттән читләштерергә тели.

Русия хакимиятләре илнең хөкүмәттән тыш оешмаларын күпләп тикшерү эшенә кереште. Тикшерүләргә дучар оешмалар арасында “Мемориал” хокук яклау оешмасы да бар. “Мемориал” җитәкчесе Александр Черкасов әйтүенчә, прокуратура вәкилләре бу тикшерүне Хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлеге турында канунның ничек үтәлүен ачыклау максаты белән аңлаткан.

Тикшерүчеләр күп кенә документларны, аерым алганда оештыру документларын, низамнамәне, оештыручылар турында мәгълуматларны, керем чыганаклары турында мәгълуматларны, химая һәм грантлар турында барлык мәгълуматларны таләп иткән. Таләп ителгән документлар арасында хисапларның тулылыгын раслаучы документлар да, 2011-2013 еллардагы эшчәнлеккә караган башка документлар да бар.

Олег Орлов
Олег Орлов
Мемориал җитәкчеләренең берсе Олег Орлов: “Әлбәттә без офисны япмаячакбыз. Әмма һәртөрле тикшерү эшне бик нык катлауландыра, хисап эшләрен алып баручыларның, җитәкчелекнең игътибарын читкә җәлеп итә. Әлегә алар документларны гына таләп итәләр. Алга таба нәрсә буласы билгесез”, ди.

“Мемориал” бернәрсәне дә яшермәвен, әмма оешмада мондый киңкүләм тикшерү үткәрүнең сәбәбен һич аңлый алмавын белдерә. “Коммерсант” газеты исә бу тикшерүгә эләгү “Мемориал”ның 6 февральдә тагын ун хокук яклау оешмасы белән берлектә хөкүмәттән тыш оешмалар канунына шикаять итеп Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать җибәрүе белән бәйле булырга мөмкин, ди.

Александр Черкасов
Александр Черкасов
“Мемориал” җитәкчесе Александр Черкасов әйтүенчә, прокуратура бу киңкүләм тикшерүләрне узган көздә гамәлгә кергән канунның ничек үтәлүен ачыклау максаты белән аңлатса да, Ростов өлкәсендәге бер оешмага тикшерүчеләр үзләре белән сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен дә алып килеп ул оешмада эшләүчеләрнең туберкулез белән авырмавын раслаучы документлар таләп иткән.

Хокук яклау оешмаларының төбәкара берләшмәсе “Агора” рәисе һәм Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Павел Чиков Азатлык радиосына тикшерүләрнең меңнәрчә оешмада баруын белдерде.

“Петербурда 100-ләп, Сарытау өлкәсендә 70-ләп, Краснодар краенда 40-лап оешманы тикшерәләр. Ил буйлап барлыгы берничә мең оешма тикшерелә. Апрель башына бу тикшерүләр тәмамланырга һәм баш прокуратурада гомуми хисап әзерләнергә тиеш”, дип Чиков.

Аның әйтүенчә, прокуратура хезмәткәрләре Краснодар краенда оешмаларның компьютерларын тартып алган. Тикшерүләр милли мәдәни мохтариятләргә, дини оешмаларга да кагыла.

Соңгы ун елда һәм аңа кадәр дә беркайчан Русиядә мондый хәлнең булганы юк иде, ди Чиков.

Нәкыйп Шакирҗанов
Нәкыйп Шакирҗанов
Новосибирскидагы Җәмигъ мәчетенә пәнҗешәмбе көнне шалтыратып җомга иртәсендә тикшерүчеләр килүен көтегез, документларыгызны әзерләп куегыз дип әйткәннәр. Бу турыда Азатлык радиосына мәчетнең имамы Нәкыйп хәзрәт Шакирҗанов белдерде. Аның әйтүенчә, шалтыратучылар үзләрен оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре дип таныткан. Нәкыйп хәзрәт: “Безне әле генә юстиция министрлыгы тикшерде бит инде”, дигәч, яңа тикшерүнең прокуратура мөрәҗәгате нигезендә үткәрелүен белдергәннәр.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы мондый киңкүләм тикшерүләр үткәрүнең сәбәбен аңлатуны сорап баш прокурор Юрий Чайкага мөрәҗәгать итте. Шурага төбәкләрдән сәбәпсез тикшерүләргә карата хәзер бик күп шикаятьләр килә.

Кайбер очракларда тикшерүчеләр бу гамәлне хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнелеге турында канунның ничек үтәлүен ачыклау максаты белән аңлатса да, бу тикшерүләргә прокуратура хезмәткәрләре белән бергә ФСБ, янгын, салым, элемтә, кулланучылар хокуклары һәм башка хезмәтләр вәкилләре дә килүе, кеше хокуклары шурасы фикеренчә, максатның башка булуын күрсәтә.

Шура фикеренчә, экстремизмга каршы көрәшү бер нәрсә, ә канун нигезендә эшләүче оешмаларның “котын алу” икенче нәрсә.

Павел Чиков
Павел Чиков
Павел Чиковның Азатлык радиосына белдерүенчә, бу тикшерүләрнең максаты – ул оешмалар эшчәнлеге турында мәгълумат туплау һәм алга таба ул оешмалар сәясәткә тыкшынмасын өчен шул мәгълумат нигезендә чаралар күрү.

Хөкүмәттән тыш оешмалар турында узган елның ноябрендә гамәлгә кергән канун чит илдән финанс ярдәме алучы оешмалардан юстиция министрлыгында “чит ил агенты” буларак теркәлүне таләп итә. Бу канунны узган елның беренче яртысында илдә халык ризасызлыгы күтәрелгән чорда “Бердәм Русия” фиркасе әзерләде һәм Дума ашыгыч рәвештә раслаганнан соң, президент Владимир Путин имзалады. Бу оешмаларның кайберләре узган Дума һәм президент сайлавында хакимият фиркасе файдасына оештырылган киңкүләм хәрәмләшүләрне фаш итеп чыккан иде. Путин еш кына төрле оешмаларның, шул исәптән хокук яклаучыларның да, читтән грантлар алып эш итүен Русиянең эчке эшләренә читтән тыкшыну дип атап килә.
XS
SM
MD
LG