Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллин: "Ахыргача көрәшәчәкмен"


Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин

Җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин аңа карата барган эзәрлекләүләр сәбәпле Татарстан баш прокурорына протест язган. Узган атна аның өендә тентү узган иде.

Зәки Зәйнуллинның “Звезда Поволжья” газетасында басылган "Русия татар күзлегеннән" дип аталган мәкаләсе сәбәпле басманың баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов өендә тентү узганын инде язган идек. Шул ук көнне Зәки Зәйнуллинның да өендә тентү була.
Зәки Зәйнуллин: “Ахыргача көрәшәчәкмен”
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:12 0:00
йөкләү

“Биш кеше килделәр. Ике пүнәтәй һәм өч хезмәткәр. Ике сәгать ярым тентеделәр. “Мин риза түгел” дип каршы килеп караган идем мине тыңламыйлар да. Үзләрендә тентү ясар өчен бернинди прокурор кәгазе юк иде. “Ни сәбәпле тентү уздырасыз?” дигәч берни аңлатмыйлар, өлкән тикшерүченең йөкләмәсе барын гына әйттеләр һәм "тикшерүче барысын да аңлатыр диделәр”. Берсе миннән бәдрәфне сорады. “Әгәр анда корал яки наркотик табылуы турында әйтсәгез, мин физик көч кулланачакмын. Бу бәдрәф хәйләләре турында күп ишеткәнем барлыгын әйттем. Миннән бөтен "Звезда Поволжья" газеталарын, аннары берничә кулъязмаларны алдылар.

Шуннан күптән түгел ике операция кичерүем һәм үземне начар хис итәм дигән сүзләремә карамастан, мине Җиңү проспекты ягына тикшерүчегә алып киттеләр”, ди Зәйнуллин.

Анда тикшерүче Игорь Золотов Зәйнуллинга милләтара нәфрәт тудыруын әйткән. Ягъни “Русия татар күзлегеннән” мәкаләсенең 14нче бүлегендә урыс хатын-кызын мыскыл иткән сүзләр барлыгын белдергән.

“14 бүлектән торган мәкаләнең нәкъ үндүртенче пунктына бәйләнәләр. Алар урыс хатын-кызын мыскыл итәсез, диләр. Мәкаләдә «Русская женщина слаба на передок» диелгән, әмма ул бит әле җилбәзәк дигәнне аңлатмый. “Бу минем Русия турындагы уйларым, ә уйлаудан мине беркем дә тыя алмый. Монда бернинди җинаять эше юк. Мин сезнең сорауларга җавап бирмим һәм сорау алуга килмәячәкмен”, дидем. Нәрсәгә бәйләнергә белмиләр”, ди Зәйнуллин.

Ул тикшерүчедә ярты сәгать булуын әйтте. Кире кайтыр өчен 40 минутлап машина көтәргә кушсалар да, Зәйнуллин җәяү кайтып киткән.

Икенче көнне ул Татарстан баш прокуроры Кафил Әмировка бу уңайдан протест-гариза язган.
XS
SM
MD
LG