Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дуңгыз ДНКсын кайвакыт тавыкта да табабыз"


Соңгы вакытта хәләл ит әйберләрен җитештерүчеләр артты
Соңгы вакытта хәләл ит әйберләрен җитештерүчеләр артты

Мәскәүнең «Царицыно» ширкәте чыгарган хәләл колбасаларда дуңгыз чималлары табылуы мөселманнар өчен көтелмәгән хәл булды. Русия мөфтиләр шурасы әлеге ширкәттә җитештерү даими күзәтү астында булуын әйтә.

Русиянең үзәк каналындагы “Среда обитания” тапшыруы «Царицыно» ширкәтендәге хәләл колбасаларны лабораториягә тикшерүгә алып барды һәм нәтиҗәдә анда дуңгыз ДНКлары барлыгы күренде. Әлеге хәлдән соң бу ширкәтне тикшерүче Русия мөфтиләр шурасына төрле гаепләүләр белдерелде. Бүген без мөфтиләр шурасындагы “Хәләл” халыкара үзәге җитәкчесе Айдар Газизов белән әлеге хәл турында сөйләшергә булдык.

Айдар әфәнде, үзәк телевидениедәге тапшыру бөтен мөселманнарны борчуга салды, әлеге мәсьәлә ничек тә булса хәл ителдеме?

– Безнең хәләл стандарт нигезендә ширкәттә һәр көнне һәм сәгать саен тикшерү бара. Шул ук "Царицыно"да да махсус бүлек бар һәм анда ике кеше эшли. Икесе дә профильле институтны бетергән. Шулай ук безнең планлы тикшерү һәм плансыз тикшерүләр бар. Шуның өчен без аны гел тикшереп торабыз һәм хәзер бу тапшыру чыкканнан соң өстәмә тикшерү ясадык. Без чималдан һәм әзер әйберләрдән тикшерү өчен үрнәкләр алдык һәм аларны икенче бер бәйсез лабораторияләргә җибәрдек. Бүген бер лабораториядән безгә җавап килде. ДНК һәм хәрәм булган хайваннарның өлешләре составта юк диелгән. Шулай ук без бүген Малайзия һәм Гарәп Әмирлегенә китәбез һәм шулай ук андагы дусларыбыз белән тикшерү уздыру турында сөйләштек.

– Сезгә килгән лаборатория нәтиҗәләрендә хәрәм әйберләр табылмаган, ә үзәк телевидение үткәргәндә күренде. Ни сәбәпле?

– Бу тапшыру безнең мөфтияттә башланды. Алар иң беренче безгә килделәр һәм аларга Русиядә хәләл тармакның үсеше турында әңгәмә бирдек. Төшереп бетергәч алар безгә бер ширкәттә уздырган тикшерү нәтиҗәсе барлыгын һәм анда дуңгыз ите ачыкланганын әйттеләр. Алар безгә тиз нәтиҗәләр күрсәтә торган анализ ясыйк, диделәр. Без риза булдык. Аны “Хемма” дигән оешма ясый. Без ясадык һәм анда бернинди хәрәм әйберләре чыкмады, ләкин бу хакта тапшыруда берни әйтелмәде. Белгечләр әйтүенчә, чималның эчендә дуңгыз ите юк, ә ДНКсы табылу ул ниндидер этапта кушылмалар, ягъни бер продукт икенче продукт белән эләккән булырга мөмкин. Әмма бу да мөселманнар өчен ярамый.

Айдар Газизов
Айдар Газизов
Икенче яктан, үзәк канал безгә рәсми документларны күрсәтмәде, "Царицыно" ширкәте мөрәҗәгатенә дә карамастан аларга да документлар бирелмәгән. Анда икенче телевидение дә төшергән анда ул ДНК күренгән. Безгә мөселманнар өчен аның бөртеге дә продукцияне боза. Шуның өчен без аны хәләл итеп кабул итә алмыйбыз һәм тикшерү өчен башка бәйсез лабораторияләрне дә җәлеп итәбез. Җаваплар килә башлагач, без инде нәтиҗә ясарбыз һәм андый хәлләр тагын күзәтелсә, шунда ук җитештерүне туктатабыз. Әмма әлегә бездә андый нәтиҗәләр юк.

– Сез тикшерүгә алдан әйтеп йөрисезме, бәлкем алар сез килгәндә махсус әзерләнеп торалардыр?

– Безнең эшчеләребез анда һәрдаим тора. Без киләбез-китәбез, ә алар һаман анда. Дуңгыз ДНКсын без кайвакыт тавыкта та табабыз. Без бит бүтән продукцияне дә тикшерәбез. Бу проблемага тирән керә башласаң, анда бит хайваннар туклана торган ризыклар, аннары аларга салына торган дарулар да бар. Дарулар эчендә хайваннан ясалган кушылмалар булырга мөмкин. Безнең әле индустрия яшь һәм без тирәнрәк-тирәнрәк үтеп керә генә барабыз.

Безнең дәүләтнең чынбарлыгына күз салсаң, 95% итләре мөселманнар өчен хәрәм, хәтта хәрәм булмаса да, икеләндерә торган. Икеләндерә торган булгач, без аны ашарга тиеш түгел. Шуның өчен берничә лабораториядә тикшертергә тырышабыз, бигрәк тә дуңгыз ите азрак булган илләрдә. Шул ук Малайзия, Гарәп Әмирлегендә. Ул бит молекулалар дәрәҗәсендә. Анда күпләп дуңгыз салмаска да мөмкиннәр.

– Сез әйттегез, үзәк телевидение берьяклы гына күрсәтте дип, шул ук вакытта ул тапшыруда чынлап та хәләл әйберләрдә дуңгыз барлыгы күренде...

– Беренче каналда кулда рәсми кәгазьләре булмыйча, бездә кәгазьләр бар, диделәр. Безгә алар күрсәтелмәде. Күрәсең, сенсация кирәк булгандыр. Алар “Хемма” лабораториясендә тикшергәннәр. Бүген аның җитәкчесе Юрий Лебедин безнең матбугат очрашуында булды. Аның сүзләренчә, тележурналистлар үз өсләренә зур җаваплылык алган. “Аны чыгарыр өчен юридик яктан бик дөрес итеп, чекларны алып тикшерүгә барысын да чакырырга һәм безнең лабораториядә ясарга тиешләр иде. Алар продукцияне кайдан алган, нәрсә алган һәм нинди пычак белән киселгәнен без бит белмибез”, диде ул.

Тикшерү уздыруның үз тәртибе бар. Ул тәртип искә алынмады. Алар тиз-тиз килеп лабораториягә тикшерү өчен акча түләделәр һәм шуның белән бетте. Әмма инде шундый хәбәр булуы безнең өчен сигнал. Безгә кәгазь түгел, ә продукциянең "чиста" чыгуында ышаныч булырга тиеш. Хәзер шуңа бәйсез лабораторияләр нәтиҗәләрен көтәбез.
XS
SM
MD
LG