Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада мөселман мәктәбендә 13 укучы үлгән


Бүген иртән Мьянманың Янгон шәһәрендәге мөселман мәктәбендә 13 бала һәлак булган. Полиция хәбәр итүенчә, янгын ут чыбыкларының төзек булмавыннан чыккан. Янгын сүндерелгән. Мәчет белән янәшә торган мәктәптә 75 ятим булган, аларның күпчелеге коткарылган.

Әлеге хәл мөселман җәмәгатьчелеген хафага салды. 200ләп мөселман мәктәп янындагы бинага җыелды. Аларның күпчелеге мәктәпкә ут төрткәннәр дип саный.

Март азагында Мьянмада мөселманнар һәм буддачылар арасындагы бәрелешләрдә дистәләрчә кеше һәлак булды. Йөзләрчәсе үз өйләрен калдырып китте.
XS
SM
MD
LG