Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгесе үтте


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Өлкә татар Конгрессы оештырган “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” конкурслары яшьләр арасында танылып өлгерделәр. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, мәдәният департаменты, Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар Конгрессы, Төмән шәһәр мәдәният үзәге ярдәмендә быелгы бәйге 29 мартта өлкәнең иң зур, абруйлы филармония залында үтте.

Кастингларда сайлап алынган 7 егет һәм 7 кыз татар телендә матур итеп үзләре, иҗади яктан осталыклары белән таныштырдылар, милли һәм кичке киемнәрдә дефиле күрсәттеләр. Алар матур сөйләшә белергә, үзләре, иҗади яктан осталыклары белән таныштыра алырга, милли һәм кичке киемнәрдә дефиле күрсәтергә тиешләр иде.

Ел саен күңелне сөендерерлек киемнәр тегелә, иҗади чыгышлар әзерләнә. Бәйге татар халкының тел, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау; яшьләрне милләтебезнең асыл сыйфатлары нигезендә тәрбияләү; шәхси үзенчәлекләрен ачу һәм иҗади сәләтләрен үстерү; алар арасында әйдәп баручыларны табу, берләштерү кебек максатларына ирешә. 5 ел эчендә конкурста сыналган 100дән артык егет-кыз үзләренең бөек милләт ул-кызлары булуларын аңлап, телне яхшырак үзләштереп, тарихыбызны белеп, бу сыйфатларны туган-дусларына, балаларына да җиткергәннәрдер. Алар үрнәгендә күпме бала татар телен яхшырак өйрәнү юлларын эзли. Теләгәннәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Бәйге барышы
Бәйге барышы

“Монда катнашырга теләк белдергән егет-кызлар барысы да активлар, мәктәп, студент елларында үзләрен төрле яктан танытып өлгергән булырга тиешләр, дип уйлыйм. Беренче бәйгедәге тантаналылык, икенче конкурстагы иҗади чыгышлар хәтердә матур истәлек булып саклана. Быелгы катнашучылар арасында туган телләрендә сөйләшә белмәүчеләр юк дип әйтерлек, алар былтыргыларга караганда зыялырак, тик сәнгать ягыннан шактый йомшаклар. Шаккатырырлык нигез булмагач, тиз арада уйлап табылган чыгышлар бәйрәмне бизәмәде. Ә менә бәйгене он-лайн карау мөмкинлеге шәп яңалык, тик ул кайбер кызыксынучыларны залдагы буш урыннар “юксынды”, әлбәттә”, - диде яшьләрне татар халкы тарихы, теле белән таныштыручы Максим Сәгыйдуллин.
Катнашучылар
Катнашучылар

– Рәхәтләнеп бәйрәм иттек, эштән арып йөгереп кенә килгән идем, бик ошады. Кызым да яраткан, тик аның вакыты бик тыгыз шул, бәйгедә катнашырга теләсә дә, мөмкинлеге юк, диде Гөлнур Әхмәтова. - Барысы да матурлар, киемнәре искиткеч. Чыгышлары да әйбәт, себер татар телендә дә сөйләп бирделәр. Елдагыча сәхнәдә төрле сораулар биреп азапламауларын, бу өлешне читтән торып кына үткәрүләрен хупладым, каушап, югалып калалар иде алайса.

Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы җибәргән алып баручылар - Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем үз бурычларын төгәл башкардылар, җырлап та куандырдылар.
Мисс "Туган тел"не укытучысы Гүзәлия Муллачанова тәбрикли
Мисс "Туган тел"не укытучысы Гүзәлия Муллачанова тәбрикли

Аннары катнашучыларны ел буе әзерләсәләр яхшы булыр шикелле. Менә анда искитмәле чыгышлар килеп чыгар иде.

“Звездный” сәламәтләндерү үзәгендә 10 көн вакыт эчендә татар мәдәнияте, тарихы, телебез, динебез белән ныграк танышырга, спорт уеннары белән шөгыльләнергә, аш-су пешерү ысулларын белергә, психолог, хореографтан дәресләр алырга өлгергән йолдызлар үткән елгы бәйгеләрдә катнашучылар белән очраштылар. Үткән елгы “Себер йолдызы” Азалия Гәбдрәхимова түбәндәгеләрне сөйләде:

“Очрашу кичәсе җылы атмосферада үтте, һәркайсыбызны дулкынлану хисе биләп алган иде. Үзебезнең конкурска әзерләнгән вакытларыбызны искә алдык. Бу очрашуны мин, дуслар очрашуы дип әйтер идем. Чөнки монда бер фикерле, уйлы, хәтта бер эшле һәм карашлы кешеләр генә жыелалар. Оештыручыларга рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. 2013 ел финалчылары үзләрен бик тату, үз эшләрен җаваплылык белән эшләүләрен, сәләтле һәм дәртле итеп күрсәттеләр. Алар барысы да җиңүче! Һәр йолдыз үзенчәлекле һәм кирәкле, тиешле урынында янып торыр. Алар беркайчан да сүнмәсеннәр, сүрелмәсеннәр, сәләтләрен югалтмасыннар, яңадан үстереп яңартсыннар һәм көчәйтсеннәр”.
Җиңүчеләр Ринат Насыйров һәм Нурулла Саттаров белән
Җиңүчеләр Ринат Насыйров һәм Нурулла Саттаров белән

Жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларның һәркайсын 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләде һәм төрле номинацияләрдә җиңүче дип игълан итте. Татар радиосы да үз дипломнарын тапшырды.

Менә алар бәйге җиңүчеләре: Розалия Әминова (Төмән районы, Явызбы авылыннан) – “Мисс Туган тел”, Артур Кучамбердиев (Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы) – “Оптимист егет”, Динара Назырова (Төмән) – “Мөлаем кыз”, “Мисс Он-лайн”, Данир Гарипов (Ялутор районы, Кактамак авылы) – “Ягымлы егет”, “Мистер Он-лайн”, Анастасия Коноваленкова (Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы) – “Иҗади кыз”, “Татар радиосы гүзәле”, Артур Латыйпов (Ялутор районы, Сәел авылы) – “Иҗади егет”, Эльза Таймасова Төмән районы, Индрәй авылы) – “Нәфис кыз”, Альберт Әбдрәшитов (Ялутор районы, Атьял авылы) – “Креатив егет”, Татар радиосында СМС тавыш бирү бәйгесе җиҗүчесе, Яна Мәхмүтова Төмән районы, Талымхан авылы) - “Мисс фото”, Илшат Әхмәтҗанов (Башкортостанның Борай авылы) – “Бай рухлы егет”, Шохидә Гулматова (Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы) – “Сокландыргыч кыз”, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз”, Рәзил Шәймәрдәнов (ЯНАО, Губкинский шәһәре) - “Ихтыяры нык егет”, “Татар радиосы егете”.
Алып баручылар белән
Алып баручылар белән

Бу елның “Себер йолдызы” исеменә Төмәндә яшәүче Төмән районының Акъяр авылын яклап катнашкан Наира Абайдуллина, “Татар егете”нә Түбән Тәүде районының Киндерле авылында туып-үскән уңган, актив Эдуард Фатыйхов лаек дип табылды, аларга автомобиль алу өчен 250 мең сумлык сертификат бирелде. Эдуард тамашачылар мәхәббәтен дә яулады. Берничәсен бәйрәмнең спонсоры – Florange компаниясе консультанты Зөлфия Нигъмәтуллина ювелир бизәнү әйберләре белән бүләкләде.
Оештыручылар белән
Оештыручылар белән
XS
SM
MD
LG