Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтиятендә гаилә, хатын-кыз, балалар комитеты булдырыла


Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Татарстан мөселманнары диния идарәсендә гаилә, хатын-кыз, балалар эшләре комитеты булдырылачак. Бу хакта мөфтияттә үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә белдерелде. Комитет мөслимәләр алдында торган проблемнарны бергәләп хәл итү өчен уңай булачак, дип белдерелде. Сөйләшүдә мөфти вазифаларын башкаручы Камил Сәмигуллин һәм республикадагы хатын-кыз оешмаларыннан кырыклап вәкил катнашты.

Республика районнарындагы мөслимә активистлар ике елга якын бергә очрашмаган иде инде. Сөйләшүдә мөслимәләр алдында торган төрле мәсьәләләр белән беррәттән хиҗап киюне тыю проблемы да күтәрелде. Сәмигуллин сүзләренчә, бу мәсьәләне чишү өчен эш алып барыла.

Очрашуда катнашучыларны районнарда балаларның каникуллары вакытында гаилә лагерьлары оештырырга, исламга багышланган китаплар чыгару эшендә активрак катнашырга, кәләшләр мәктәбе эшен җанландырырга чакырдылар.
XS
SM
MD
LG