Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фән Вәлиәхмәтов фикерләре башкортларда ризасызлык тудырган


"Аргументы и факты" басмасындагы язма
"Аргументы и факты" басмасындагы язма

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Зианчура районы башкарма комитеты мөрәҗәгать белән чыкты. Ул “Аргументы и факты” гәзитендә көн күргән кайбер милли мәсьәләләрдәге мәкаләләр уңаеннан ясалды. Басманың соңгы саннарында башкорт телен башка милләт балаларына көчләп тагуга тәнкыйди фикерләр белдергән иде.

"Аргументы и факты" басмасының соңгы саннарның берсендә Башкортстан һәм Татарстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтовның республикада татар мәдәниятенә игътибар булмауга борчылу белдергән әңгәмәсе көн күргән иде. Ул анда: “Радиога барып татарча җырласам, аны бирмиләр, башкортча да җырла дип әйтәләр. Сыерны эт кебек өрергә, этне сыер кебек мөгрәргә мәҗбүр итеп булмый. Башкорт телендә җырлау өчен, башкорт булып туарга кирәк”, - дигән иде.

Зианчура башкортлары корылтае башкарма комитеты мөрәҗәгате “Әгәр башкортлаштыру барса, Уфадагы 1350 урамның 18е генә башкорт исемнәрен йөртер идемени” дигән сорау куя. Киресенчә, урыслаштыру сәясәте алып барылуга борчылу белдерелә. Мөрәҗәгатьтә милли мәктәпләрдә урыс теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары бирү урыс мәктәпләре дәрәҗәсендә булуының дөрес түгеллеге әйтелә. Милли мәктәпләрдә, урыс мәктәпләреннән аермалы буларак, башка программа белән укытыла, шуңа имтихан да башка программа буенча узарга тиеш диелә. Моның милли телләрне кысып урысчаны тутыру өчен эшләнүе ассызыклана. Чөнки Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы бирү өчен урыс телен урыс балалары белән бер дәрәҗәдә укыту кирәклеге туа, шуңа дәүләт теле буларак укытылган башкорт теле дә, милли телләр дә кысрыклана диелә.

Мөрәҗәгатьтә башкорт теленең дәүләт хезмәтләреннән кысрыкланып чыгарылуы, бер урыс булса да җыелышларның урысча алып барылуы, әгәр башкортча алып барылса, урысларның залдан чыгып китүе әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә мәгарифтәге оптимальләштерү нәтиҗәсендә Зианчура районындагы 24 урта мәктәпнең җидесе тугызъеллыкка калдырылуы, биш тугызъеллык мәктәпнең икесе башлангычка әйләндерелүе, 29 милли мәктәпнең унбере ябылуы, 72 укытучының кыскартылуы мисал итеп китерелә.

Мөрәҗәгать Башкортстан президентына “Аргументы и факты” гәзитендәге тенденциоз язмаларга игътибар итәргә чакыра. Шулай ук Федераль мәгариф стандартын көченнән чыгарырга, башкорт теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы кертергә чакыра.

Мөрәҗәгать Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетына башкорт милләтен яклау һәм рухи таркалуына юл куймау өчен бөтендөнья башкортларының чираттан тыш корылтаен җыярга, идән астыннан чыгарга һәм җәмәгатьчелек, аеруча яшьләр белән эшли башларга чакыра.
XS
SM
MD
LG