Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ мөселманнары "җиһад" төшенчәсе өчен җиһад башлый


АКШта мөселман гарәп төркеме "җиһад" сүзен ислам яклы һәм исламга каршы экстремистлардан кире тартып алу максатындагы реклам кампаниясе башлады.

Усама бин Ладен үзенең 11 сентябрьдәге АКШка һөҗүмнәрен "җиһад" дип атаганнан соң күп кенә мөселманнар да, мөселман булмаганнар да җиһадны исламның Көнбатышка каршы сугышы дип аңлап килә. АКШта яшәүче Әхмәд Риһаб исә үз җиһадын башлаган. Аның җиһады -- кешеләргә соңгы дистә елдан артык "җиһад"ның ялгыш мәгънәдә кулланылып килүен аңлату.

Гарәп ислам мөнәсәбәтләре шурасының Чикаго идарәсе мөдире Әхмәт үзенең һәм хәйриячеләрнең акчаларын җиһадның онытылганрак мәгънәсен -- "үзеңнең һәм башкаларның тормышын яхшырту, җиңел юлны түгел, дөрес юлны сайлау" икәнен искә төшерү максатындагы реклам кампаниясенә юнәлткән.

Чикаго, Сан-Франциско һәм Вашингтонның җәмәгать транспортындагы реклам сурәтләрендә мөселман американнар елмая. Һиҗаплы һәм кулына гантель тоткан бер хатын: "Минем җиһадым -- вакытым аз булса да тән матурлыгын саклау", ди. Улының фотосын тоткан икенче бер хатын: "Минем җиһадым -- улымны югалтсам да тормышны дәвам итү", ди. Сакаллы бер эшмәкәр исә: "Минем җиһадым -- булдыра алган кадәр тырышудан беркайчан да туктамау", ди.

Бу реклам сурәтләре Риһабның "җиһад" сүзен ничек аңлавын чагылдыра. Риһаб "җиһад" сүзен паралич аркасында балачагының шактый өлешен ятакта үткәргән әбисеннән өйрәнгән булган.

"Моңа ничек түзәсең?" дип сорагач, ул "Улым, бу минем җиһадым", дип җавап бирде. Мин үскәндә бу сүз миңа бик нык тәэсир итте, чөнки бу аның тарафыннан моның бер сынау, киртә, буларак кабул ителүен аңлата иде", ди Риһаб.

Риһаб әйтүенчә, бу реклам кампаниясе "җиһад" сүзен экстремистларга биргән мөселманнарга да, бу сүзне "дини сугыш" буларак кына кабул итү аның мәгънәсен бик нык тарайту икәнен аңламаучы гайре мөселманнарга да юнәлтелгән.

Бу реклам чарасының шигаре: "Исламны мөселман экстремистлардан да, мөселманнарга каршы экстремистлардан да кире тартып алу".

Вирджиния университетының Ислам тикшеренүләре бүлеге доценты Әхмәт әр-Рәхим бу реклам чарасы сәяси максатка ирешү өчен көч куллануның аклануын күрсәтүчеләргә каршы юнәлгән, ди.

"Алар исламны бик кырыс кысалар эченә куючылар һәм җиһадны изге сугыш итеп күрүчеләр. Алар бу билгеләмәгә бүген күпләр аңлаганча көч куллану, сугыш мәгънәсен бирә һәм моны җиһадның беренчел мәгънәсе итеп күрсәтергә тырыша. Шуңа күрә мөселманнар арасында "җиһад" төшенчәсен кире тартып алу, башкача аңлату өчен җиһад бара", ди әр-Рәхим.

Риһаб сугышчан юлдан бармаучы мөселманнар читтән карап тора һәм Көнбатышның исламга мөнәсәбәтен яки мөселманнарның Көнбатышка мөнәсәбәтен билгеләргә тырышучы ике экстремистик төркемгә бу сүзне үзләренчә куллану мөмкинлеге бирә, ди.

"Безгә әңгәмәне артык гадиләштерүгә каршы төшәргә кирәк. Андый каршылык, андый низаг юк, һәм мин моның бер шаһитемен. Мин -- Американы бик нык яратучы һәм бик нык диндар американ мөселманы һәм мин җиһадны американың тормышын яхшырту дип күрәм, ди Риһаб.

Риһаб әйтүенчә, "җиһад" сүзен урлаучылар исламчы экстремистлар гына түгел, исламга каршы көрәшүче Памела Геллер кебекләр дә. Геллер "җиһад" төшенчәсенә экстремистлар биргән мәгънә белән тулысынча килешә.

Геллер җитәкчелегендәге төркем былтыр Нью-Йоркның җәмәгать транспортында исламга каршы түләүле язмалар кампаниясе дә оештырган иде.

Шулай итеп, Риһаб оештырган реклам кампаниясе "җиһад" сүзенә соңгы елларда бирелгән мәгънә белән килешмәүдән башланса да, ахыр чиктә ислам исеменнән сөйләргә кем хаклы дигән сорауга барып төртелә. "Әгәр дә без бары тик шул экстремистларның гына сүзе бар дип ышанып яшәүгә калсак, кешелек өчен бик зур югалту булачак бу. Чынлыкта исә сүз аларда гына түгел, һәм алар азчылыкта", ди Риһаб.
XS
SM
MD
LG