Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астахов үзен плагиатта гаепләүне кире кага


Павел Астахов
Павел Астахов
Русия президентының кеше хокуклары вәкиле Павел Астахов үзенең докторлык диссертациясен плагиатта гаепләүне кире какты. "Вести FM" радиосына ул үзенең үк кандидатлык диссертациясеннән күп әйберләр алынганлыгын белдерде.

Оппозиция координация шурасының әгъзасы, журналист Сергей Пархоменко үзенең блогында, Астаховның докторлык диссертациясендә башкаларның фәнни эшләреннән күчерелгән урыннар бар, дип белдергән иде.

Бу гаепләүгә карата Астахов "мондый профессиаональ булмаган тикшеренү кызганудан кала башка хис тудырмый" дип әйтте.
XS
SM
MD
LG