Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда "Йолдызлар яңгыры" бәйгесенең беренче туры узды


“Асылъяр” фольклор ансамбле чыгыш ясый
“Асылъяр” фольклор ансамбле чыгыш ясый

30 мартта Ижауда берничә районнан балалар җыелып, сәхнәдә осталыкларын күрсәтте. Җинүчеләр 27 апрельдә Балезино районы Кистем авылында булачак тамашада катнашачак.

Быел “Йолдызлар яңгыры” фестивален оештыручылар – Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, “Иман” татар яшьләре берлеге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе фестивальне башта зоналарга бүлеп уздырырга һәм балаларны җирле гореф-гадәтләр белән дә таныштырырга кирәк дигән карарга килгән. Оештыручыларның максаты – балаларга һөнәрләрен, осталыгын күрсәтү белән беррәттән аларны милли гореф-гадәтләребез белән дә таныштыру. Димәк, бу фестивальләргә яңа юнәлеш һәм сулыш бирелә.

Ильнара Гәрәева, баянда Фирдәвес Мортазин
Ильнара Гәрәева, баянда Фирдәвес Мортазин
“Йолдызлар яңгыры” бәйгеләрендә җырга һәвәс малайлар-кызлар, нәфис сүз осталары, биючеләр Алнаш һәм Глазов районнарында инде очрашып, осталыгын күрсәтте. 30 мартта Ижауда Халыклар дуслыгы йортында башкаладан, Сарапул, Воткински, Камбарка һәм Татарстанның Әгерҗе районы, Пермь краеның Чайковски шәһәреннән балалар осталыкларын күрсәтте.

Бәйгедә балалар бакчаларыннан сабыйлар, гомуми белем бирүче һәм сәнгать мәктәпләреннән укучылар катнашты. Быел аерым номерлар белән беррәттән коллективлар чыгышлары күплеге сизелеп торды. Лариса Гайнетдинова җитәкчелегендәге “Асылъяр” фольклор ансамбленә балалар әле бер ел да йөрми. Алар Нәүрүз күренешен әзерләгән. Әлеге күренеш белән коллектив Казанда булып узган бәйгедә катнашты. Анда алар Гран-прига лаек булдылар.

107нче балалар бакчасыннан Камил белән Ясминә
107нче балалар бакчасыннан Камил белән Ясминә
Бу хакта ансамбльгә әле күптән түгел йөри башлаган Диләрә Шәрипова сөйләде. “Казанда чыгыш ясадык. Бик ошаттылар. Тагын барасыбыз килә. Ә инде әлеге күренешләрдәге җырларны отып алу бер дә кыенлык тудырмады, анда безгә аңлашылмаган сүзләр булса да”, диде ул.

“Асылъяр” фольклор ансамбленә йөрүче балалар үзләрен аерым вокал да сынап карый алды. Жюри әгъзалары аларга яхшы бәя бирде.

Бакчалардан сабыйлар чыгышлары да күп булды. Ижауның 107нче, 116нче бакчаларының татар төркемнәренә йөрүче балаларны бәйгегә бик ныклап әзерләгәннәр.

"Асылъяр" ансамбленең нәни биючеләре
"Асылъяр" ансамбленең нәни биючеләре
107нче бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова хезмәткәрләрнең һәм ата-аналарның тырышлыгы нәтиҗәсен билгеләп үтте. Балалар бер дә оялып тормыйча биюләр күрсәтте, җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде.

Әлеге бакчага йөрүче балаларның бабай-әбиләре дә кечкенә гаилә әгъзаларының чыгышларын күзәтергә килгән. Алар бәйгене күзәтеп, канәгать калуларын җиткерде.

116нчы бакчада татар теле белгече Рәсилә Гатауллина киләчәктә шундый бәйгеләрдә башта кечкенәләр чыгышларын куярга кирәклегенә басым ясады. Озакка сузылган конкурста кайбер балалар арып, чыгыш ясаудан баш тарткан.

Алинә Фатыйхова чыгышы
Алинә Фатыйхова чыгышы
Бәйгене концерт формасында оештырганнар. Алып баручылар бик матур итеп төрле яшьтәге һәм төрле номинацияләрдә катнашучыларны аралаштырып сәхнәгә чакырдылар. Ул көнне бәйгедә барлыгы 150 бала катнашты. Әмма кечкенәләрнең дүрт сәгатькә сузылган тамашаны физик яктан башкарып чыга алулары исәпкә алынмаган.

Быел районнардан да катнашучылар күп иде. Воткински шәһәренең татар сыйныфы укучыларын Земфирә Селезнева алып килгән. Ул балалар белән татар теле һәм җыр дәресләрен алып бара. Земфирә ханым әйтүенчә, сыйныфта тугыз бала укый. Алар барысы да көчле укучылар. Әмма киләсе уку елыннан аларны башка сыйныф белән кушарга ниятлиләр икән. Татар балалары килсә, бәлки сыйныфны саклап калып булыр иде дигән фикердә укытучы.

Воткинскидан Земфирә Селезнева укучылары белән
Воткинскидан Земфирә Селезнева укучылары белән
Сюмси, Кизнер, Камбарка төбәкләреннән дә аерым номерлар һәм коллективлар чыгышлары да күп булды. Камбаркадан икенче ел рәттән биючеләр коллективы уңышлы чыгыш ясыйлар. Алар тиздән Петербурга биючеләр бәйгесенә дә барырга җыена, үткән елның көзендә Сочида конкурста җиңүчеләр исемлегендә аталганнар.

Удмуртиядә генә түгел Татарстанда да бәйгеләрдә катнашырга өлгергән унбер яшьлек Рөстәм Егоровка чыгыш ясарга чират озак җитмәде. “Бераз дулкынланам”, дип уртаклашты егет.

Рөстәм Егоров әнисе белән
Рөстәм Егоров әнисе белән
Рөстәмнең әнисе Фәйрүзә ханым улын милли сәнгать белән таныштыру өчен күп көч куя. Ул Рөстәмнең олы сәхнәдән чыгышлар ясау хыялын тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк дигән фикердә. “Шулай ук сәхнә артындагы мәшәкатьләргә дә кечкенәдән әзер булырга тиеш”, диде Рөстәмнең әнисе Фәйрүзә ханым.

Күрше Пермь крае Чайковски шәһәреннән татар коллективлары ел да Удмуртиядә узган татар конкурсларына килергә тырышалар. Коллектив җитәкчесе Юлия Артемьева "Татар тарихын, телен онытырга ярамый, шуңа да татар сәнгатенә игътибар итәбез. Балаларның да җырларны өйрәнгәч, кайдадыр үзләрен күрсәтәсе, сынап карасы килә, шуңа да бирегә киләбез”, дип аңлатты.

Тимур Нуретдинов чыгышы
Тимур Нуретдинов чыгышы
Чайковскидан килгән Тимур Нуретдинов исемле егетнең җырлавы жюри әгъзаларын да, залдагы тамашачыларны да гаҗәпләндерде.

Татарстанның Әгерҗе районыннан да ел саен бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр юк түгел. Шакировлар кызлары Язгөлемнең үзен сынап карарга теләгенә каршы килмәгәннәр. Язгөлем җыр да башкарды, шигырь дә сөйләде.

Жюри
Жюри
Ижауда узган бәйгедә 150 бала катнашты. Әле Алнаш, Глазов төбәгендә дә сайлап алу турлары узды. Шулай итеп, быелгы бәйгедә ике йөздән артык бала татар көйләрен өйрәнде, биюләр башкарды, шигырьләр ятлады. “Дөрес, нәфис сүз номинациясендә катнашучылар саны бик аз булды”, дип басым ясады бәйгене оештыручыларның берсе Лариса Гайнетдинова.

Балаларның чыгышларын бәяләүче жюри әгъзалары язучы Ринат Батталов, җырчы Риф Хәсәншин, музыка белгече Гайсә Талиповның фикерләре дә яхшы. Балалар ныклы әзерлекле, елдан ел үсеш сизелә дигән фикердә алар.

Бәйгегә нәтиҗәне 27 апрельдә Балезино районы Кистем авылында ясаячаклар. Әлегә кемнәр дипломант, кемнәр лауреат – сер итеп саклана. Кистемдә башта балалар карга боткасында катнашачак, аннан соң мәдәният йортында концерт булачак.
Камбарка биючеләре
Камбарка биючеләре
XS
SM
MD
LG