Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Удмуртия чишмәләре" бәйгесендә татар кызы гран-при алды


Әлфинә музыка укытучысы Фирдәүс Мортазин белән
Әлфинә музыка укытучысы Фирдәүс Мортазин белән

Удмуртия күләмендә һәм халыкара конкурсларда татар балалары бик теләп катнаша. "Удмуртия чишмәләре" бәйгесендә Әлфинә Сөләйманова халык уен кораллары номинациясендә гран-прига лаек булды.

Көненә берничә сәгать өйдә яңа әсәрләр өйрәнү, үткән дәрестәге көйләрне кабатлау, махсус програм буенча конкурс әсәрләрен өйрәнү – Әлфинәнең үзенә дә, гаилә әгъзалары өчен дә бу инде гадәти күренеш.

Балага бары тик алты гына яшь була, аны Ижау шәһәренең икенче сәнгать мәктәбенең баян сыйныфына бирәләр. Сәбәбе дә бар. “Нәселебездә музыкага сәләтле туганнарыбыз байтак. Минем әтием, Әлфинәнең бабасы була инде, гармунда бик матур уйный иде”, дип уртаклашты кызның әнисе Галия ханым. Ул вакытта Әлфинәне уйнасы килсә йөрер, йөремәсә башка шөгыль табарбыз дип сәнгать мәктәбенә илткән булсалар, хәзер инде балага дөрес юнәлеш биргәнбез дип сөенәләр.

Әлфинә Сөләйманова
Әлфинә Сөләйманова
Әлфинә кечкенәдән һәр нәрсәне дә җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән. Мәктәптә дә гел бишле билгеләренә генә укый. Сәнгать өлкәсендә дә югары нәтиҗәгә ирешү – баланың максаты.

Кыз катлаулы әсәрләрне дә бик кызыксынып, уйный. Укытучысы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәүс Мортазин, балаларга әсәрләрнең эчтәлеген аңлату өчен төрле алымнар куллана. Музыка тактына туры килгән шигырьләр таба. “Катлаулы, җитди әсәрләрне үзләштерү баланың сәләтенә, тырышлыгына карап сайлап алына”, диде музыка укытучысы Фирдәүс Мортазин.

Әлфинә Сөләйманова беренче еллардан ук үзен төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә сынап караган. ТИҮ оештырган бәйгеләргә махсус татар көйләрен өйрәнеп килгән. Ул көйләрне өйдә дә яратып тыңлыйлар.

Бәйгеләрдә чыгышлары нәтиҗәле. Инде дипломнары да бихисап. Кызының иң беренче бәйгедә ирешкән уңышы әнисенең хәтеренә аеруча уелып калган. "Һәр бәйгегә барырга тырышам. Беләм, начар чыгыш ясамаячак. Әмма беренче бүләкне алгач кичергән хисләр, әлбәттә, онытылмый", дип уртаклашты әни кеше.

Әлфинә әнисе һәм әбисе белән
Әлфинә әнисе һәм әбисе белән
Әбисе Мәйсәрә Фәррахова да оныгының баянда уйнавын тыңлап утырырга ярата. Ул гына да түгел, үзе аны беренче елларда сәнгать мәктәбенә йөрткән.

Хәзер дә мәктәптә дәресләре күп булып, озаграк булырга туры килсә, шалтыратып, әбисе музыкага әзерләп куйган сумкасын илтеп, мәктәпнекен алып китә икән.

Әлфинәнең быелгы иң зур уңышы – "Удмуртия чишмәләре" дип аталган Русиякүләм бәйгедә үзенең яшьтәшләре арасында баян классы буенча гран-прига лаек булды.

Конкурс шартларына туры килгән әсәрләрне укытучысы Фирдәүс Мортазин тапкан, Әлфинәгә җитди әсәрләр уйнарга бер дә авыр түгел дигән фикердә ул. Ул җиңел көйләрне дә, катлаулыларны да бертигез яратып үзләштерә.

Бала музыкадан тыш математика, инглиз теле дәресләрен дә бик ярата. Әйдә аңа дәресләргә хәзерләнергә барлык шартлар тудырылган. Хәзерге заман таләбе – компьютер да аңа чит телне өйрәнергә ярдәм итә икән. Дәресләр әзерләнеп беткәч, бәйгеләрдә яулап алган йомшак уенчыклары, курчаклары белән дә бераз уйнап алырга вакыты кала. Кызларының уңышларын күреп, өлкән буын да, әти-әнисе дә киләчәктә музыка аның тормыш һөнәре булыр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG