Accessibility links

Омскиның Тара шәһәрендә шүрәле популярлашты


Омски төбәгенең Тара район үзәгендә “Сөйкемле шүрәле” бәйгесенең беренче этабы узды. Апрель башында бәйгегә нәтиҗә ясалды, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Призлы урыннар яулаган шүрәлеләр Казанда узачак "Сөйкемле шүрәле" халыкара иҗат эшләре бәйгесенең 2-нче этабында катнашачаклар.

Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның мирасын популярлаштыру, мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен барлау максатыннан Казанда инде дүртенче мәртәбә "Сөйкемле Шүрәле" халыкара иҗат эшләре бәйгесе уздырыла. Бәйгенең оештыручылары: Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды, Татарстанның милли музее, сынлы сәнгать музее һәм “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы.

Быелгы бәйге җәй көне Казанда узачак Универсиадага һәм “Шүрәле” әкияте язылуының 105 еллыгына багышлана. Иҗат эшләре өчен Габдулла Тукайның шигырьләре, поэмалары, әкиятләре нигез булып тора. Катнашучылар – Русия төбәкләреннең 1-10 сыйныф укучылары, якын һәм ерак чит илләр балалары.

Бәйгегә нәтиҗә 1 июньдә ясалачак. Уңышлы дип табылган эшләр Универсиада кысаларында оештырылачак күргәзмәгә куелачак.

Омски төбәгендә “Сөйкемле шүрәле” бәйгесе

“Сөйкемле шүрәле” бәйгесе быел беренче мәртәбә Омски төбәгендә дә булып узды. Аны Тара район үзәгенең “Дуслык йорты” каршында эшләүче “Нур” татар мәдәният үзәге оештырды. Әлеге бәйгенең ничек узуы хакында “Нур” оешмасы җитәкчесе Рушания Курманова болай сөйли:

- Безгә Бөтендөнья татар конгрессыннан “Сөйкемле шүрәле” бәйгесе оештырылуы турында хат килде. Без, озак уйлап тормыйча, Тара районында бәйге оештырылуы хакында хат язып, татар авыллары мәктәпләренә җибәрдек. Тара мәктәпләренә дә юлладык хатларны, анда да татар балалары укыйлар бит. Бер-ике атна бернинди җавап булмады. Без хәтта куркып та калдык, җавап бирмәделәр дип.

Беренче шүрәлене Сәбәләк авылындагы укучы бала алып килде. Шундый сөендек, шүрәлене кая куярга белмәдек. Мин аны башка үзәкләргә күрсәтеп йөрдем. Аннары шүрәлеләрне көн саен күтәреп килә башладылар. Барлыгы 37 эш алып килделәр. Татар балалары да, башка милләт балалары да алып килде шүрәлене.

Шуны да әйтергә кирәк, балалар ясап алып килгән шүрәлеләр төрлеләр, бер-берсен кабатламый иделәр. Кулланылган материаллар да төрле: шүрәлеләрнең кайсы агачтан уелган, кайсы тукымадан тегелгән, кайсы җептән яки саламнан үрелгән, кайсы балчыктан эшләнгән иде.

Бәйге нәтиҗәләре

Апрель башында “Сөйкемле шүрәле” бәйгесенә йомгак ясалды. Тараның “Дуслык йорты”, “Балалар сәнгать мәктәбе”, “Яшьләр һәм балалар сәнгать үзәге” хезмәткәрләреннән торган жюри, эшләрне җентекләп карап, 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләде.

Шулай итеп, төрле номинацияләрдә 1нче урынга чыгучылар:

  • балчыктан эшләнгән халык уенчыгы номинациясендә - 8 яшьлек Василина Гукова, 1-нче гимназия укучысы, Тара шәһәре;
  • тал чыбыгыннан эшләнгән халык уенчыгы номинациясендә - 10 яшьлек Данила Карпушкин, 8-мәктәп укучысы, Тара шәһәре;
  • тукымадан эшләнгән халык уенчыгы номинациясендә - 15 яшьлек Семен Багаутдинов, балигъ булмаган балаларны яклау үзәге;
  • нәфис чигү ысулы белән эшләү номинациясендә - 9 яшьлек Элиза Курманова, Сәитово авылы, гомуми белем бирү мәктәбе;
  • агачка рәсем төшерү номинациясендә - 13 яшьлек Ренат Мөхәмәдеев, коррекция мәктәбе, Тара шәһәре;
  • агачка уеп эшләү номинациясендә - 14 яшьлек Марат Имьяминов, Сәитово авылы, гомуми белем бирү мәктәбе.

Санап киткән номинацияләрдә 2-3 урынга лаеклар да билгеләнде. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм химаячылар ярдәме белән юнәтелгән бүләкләр тапшырылды.

Җиңүгә ирешмәгән эшләр дә игътибарсыз калмады, һәр катнашучыга сертификат һәм татлы бүләк бирелде.

1нче, 2нче, 3нче урын яулаган эшләрнең фоторәсемнәре Казанда узачак "Сөйкемле шүрәле" халыкара иҗат эшләре бәйгесенә җибәреләчәк, жюри тарафыннан уңышлы дип табылганнар әлеге бәйгенең икенче этабында катнашачак.

Тара шәһәрендә шүрәле популяр геройга әверелде

"Сөйкемле шүрәле" бәйгесе татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның мирасын популярлаштыру, мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен барлау максатыннан уздырыла.

“Дөрестән дә, күпләр моңарчы татар әкиятләре турында ишетмәгән, шүрәленең нәрсә икәнлеген белмәгән булсалар, хәзер Тарада яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә шүрәлене яхшы беләләр”, ди “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.

- Шүрәле Тара шәһәрендә популяр геройга әйләнде. Безнең Дуслык йортында татарлар гына түгел. Биредә рус, алман, Балтик буе илләре халыклары мәдәният үзәкләре урнашкан. Бу үзәккә йөрүчеләрнең барсы ды безнең шүрәлеләр белән таныштылар. Бу үзәккә килгән кешеләр дә безнең күргәзмәне карарга керде. Аннары безнең барлык эшчеләребез, аларның балалары, оныклары шүрәлеләр турында белә. Хәзер Тара шәһәрендә бик күп кеше шүрәле турында белә. Безнең шүрәле костюмы да бар. Бу костюмда без сабантуйда да йөрибез. Башта нәрсә бу, дип сорый иделәр, хәзер инде аның нәрсә икәнен беләләр. Шүрәле бу елларда район күләмендә танылды.

Менә күптән түгел Дуслык йортында “Мировая сказка” дигән чара үтте. Һәр милләт үз халкының әкиятләре турында сөйләргә тиеш иде. Без анда да шүрәле турында сөйләдек, шүрәле костюмында чыктык, шүрәле рәсемен ясап, аны вак кисәкләргә кисеп, кабат рәсемне җыю буенча бәйге оештырдык. Башка милләт балалары бу уенда теләп катнашты. Шурәле белән кабаттаныштылар, ди Рушания ханым.

“Нур” татар мәдәният үзәгенең алда торган эшләре

Рушания ханым үзләренең алда торган кайбер эш планнары белән дә уртаклашты.

"2013 елга күп кенә эш планнары язган идек, хәзер аларны тормышка ашырырга туры килә. Апрель аенда “Пәрәмәч ансамбле” оештырырга ниятлибез. Узган ел үткәргән идек андый бәйрәмне. Без аны бәйге рәвешендә оештырган идек. Быел башкачарак үткәрергә уйлыйбыз. Студентларны җыеп, аларга пәрәмәч турында сөйләргә уйлыйбыз, аннары кул осталары шунда ук перемәч ясарга тиеш була. Пәрәмәчнең матурлыгына карап бәйге үткәрергә ниятлибез. Беренче урын яулаучыга бүләк бирәчәкбез. Бүләгебез инде әзер.

Тагын апрель аенда Колосовка районына концерт белән барырга җыенабыз. Безнең җырчыларыбыз да, биючеләребез дә бар. Анда безне көтеп торалар инде. Аннары июнь аенда сабантуй үткәрергә җыенабыз, анда да төрле авыллардан коллективлар чакырырга уйлыйбыз. Башка коллетивлар күп булса, бәйрәм кызыграк була.

Башкарасы эшләр күп, авырлыклар да бихисап. Шунысы проблем - күп чараларга дәүләт бюджетыннан акча бирелми, химаячеләр ярдәменә генә таянырга туры килә. Күрше-тирә төбәкләрдә оештырылган фестивальләргә, бәйгеләргә дә, акча булмау сәбәпле, бара алмыйбыз", ди Рушания ханым.

Менә шундый эшләр-мәшәкатьләр белән яшиләр “Нур” татар мәдәният үзәге активистлары Омски төбәгенең Тара районында. Алар, очраган авырлыкларга карамастан, киләчәктә дә актив булырлар, ниятләгән эшләрен башкарып чыгарлар дип өметләнәсе килә.
XS
SM
MD
LG