Accessibility links

Миңнеханов Путин белән Нидерландка бара

28 февральдә Мәскәүдә Русия һәм Франция президентлары очрашуы кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Урта диңгез буендагы Зәңгәр Яр (Provence-Alpes-Côte d’Azur) төбәге президенты Мишель Возелль белән хезмәттәшлек нияте турында декларация имзалады.

Русия президенты Владимир Путин Европаның ике иленә ике көнлек сәфәр башлый. Якшәмбедә ул Германиядә канцлер Ангела Меркель белән очраша һәм Һанновер сәнәгать ярминкәсен ачуда катнаша.

Дүшәмбедә Амстердамда Нидерланд премьер-министры Марк Рютте белән очраша һәм Нидерландта Русия елын ачу тантанасында катнашачак.

Татарстан президентының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Нидерландта Путинның рәсми төркемендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та булачак.

Соңгы вакытта Миңнеханов Русиянең рәсми төркеменә еш кертелә. Күптән түгел ул Путинның Франция президенты белән очрашуында катнашты. Аңа кадәр Путин төркемендә Төркиягә барган иде.
XS
SM
MD
LG