Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Фәнзил Әхмәтшинны яклап пикет узды


Пикет күренеше
Пикет күренеше

6 апрель Уфада башкорт милли һәм дини активисты Фәнзил Әхмәтшинны яклап пикет оештырылды.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Уфа районы мәхкәмәсе Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшинны дүрт ел ярымга иркеннән мәхрүм итүгә хөкем карары чыгарган иде. Фәнзил Әхмәтшин Сомалига 60 мең доллардан артык һуманитар ярдәм илтеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде. Иминлек хезмәте анда бер граммга якын әфьюн табылуын хәбәр итте.

6 апрель башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда аны яклап каршылык чарасы узды. Ул бер сәгать – кичке җидедән сигезгә кадәр барды. Өстән яңгыр коеп торуга карамастан, анда иллегә якын кеше катнашты. Кулларда “Күк бүре – азатлык өчен!”, “Әхмәтшинга хөкем карары – мәхкәмә өчен хурлык!”, “Башкорт халкы тере һәм ул мәңге алга атлаячак!” дигән шигарәләрне күрергә була иде.

Пикетта берничә кеше чыгыш ясады. Иң төп чыгышларны Башкортстан дәүләт университеты профессоры Марат Колшәрипов белән Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов ясады.

Тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов:

Марат Колшәрипов Фәнзил Әхмәтшин турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00
йөкләү

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов:

Вәлиәхмәт Бәдретдинов Фәнзил Әхмәтшин турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00
йөкләү

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Фәнзил Әхмәтшинны хөкем итүнең гадел булмавы, егетнең гаепсез икәнлеге әйтелә. Фәнзил Әхмәтшинны иреккә чыгару таләп ителә. Резолюция Русия, Башкортстан президентларына, кеше хокуклары яклаучыларга җибәреләчәк.

Уфа районы мәхкәмәсе карары әлегә язма рәвештә тапшырылмаган, шуңа республиканың югары мәхкәмәсенә гариза язмаганнар. Гаепләнүченең адвокаты сүзләренә караганда, ул документ кулга килеп ирешү белән югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләр. Анда да гаделлек табылмаган очракта, Русиянең югары мәхкәмәсенә гариза күндереләчәк. Аны яклаучылар Европа мәхкәмәсенә кадәр барып җитеп булса да, мәхкәмә карарын көченнән чыгаруга ирешергә өмет итә.
XS
SM
MD
LG